Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нишләтергә сезне, “целевик“лар?

“Мәгариф турында“гы Федераль за­конның максатчан уку юнәлешенә үзгәрешләр кертү турында“ дип аталган канун тагын бер мәртәбә “целевик“лар проблемасын күтәрә. Бу “сакаллы проблема“ турында күптән сөйлә­шүләр бара.

Максатчан укуга юллама алу җи­ңел эш түгел. Уку елы башында ук дә­рәҗәле әти-әниләр министрлыклар, җир­ле хаки­миятләр ишек төп­ләрен таптый башлый. “Целевик“ булу бәхе­тенә бик күп очрак­ларда укырга яратмаган балалар ирешә. Ни өчен хакимиятләр һәм министрлык­лар “целевик“ итеп иң сәләтле балаларны җи­бәр­миләр дигән сорауның да җавабы бик билгеле: “йонлач кул“ һәм ришвәт хәл итә мәсьәләне. “Целе­вик“­ларның бер өле­­ше югары уку йортын тәмамлый алмый, чөнки тырышлык һәм сәләт җитеш­ми. Диплом алуга иреш­кәннәрнең дә илле проценты үз­ләрен җибәргән төбәккә яисә пред­прия­тиегә эшкә кайтмый. Хәтта ки максатчан укуга төзелгән килешү­ләрнең дә илле процентында эшкә кайтып урнашу турында бер сүз дә юк икән. Эшкә кайтам  дип торган белгеч­ләр­не кабул итмәгән оешмалар да бар. Яисә эшкә урнаштыру социаль яктан яклау чаралары белән ныгытылмаган.


Мәгариф һәм фән министрлыгы эш­лә­гән канун проекты менә шул кимче­лек­ләрне бетерүне күз алдында тота. Катлаулы итеп эшләнгән бу проектны кабул ит­кәндә дә аны тормышка ашыру өчен тагын ун өстәмә норматив акт кабул итәргә ки­рәк икән, имеш. Шуннан соң “целевик“­лар һәм аларны эшкә җигү проблемасы хәл ителә­чәк, дип вәгъдә итә чиновниклар. Акыллы җитәкчеләр бүген дә уңыш­лы хәл итә ул мәсьәләне. Мәктәпне иң уңышлы тәмам­лаган укучыларны җи­бәрәләр укырга һәм вузда уңышлы уку проблемасы да, белгеч булып туган якка кайту проблемасы да хәл ителә. Үз эшенә җаваплы һәм намус белән караган җитәкче юк икән, әллә ничә киртә куйган канун эшләсәң дә, барыбер киртәләр аша сикерү яисә әй­ләнеп үтү җае табылачак.

 

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев