“Әнкәй күрше авылга киткән иде әле”
Сугыштан соңгы авыр еллар.
Бик күп гаилә ирләрен, улларын югалтып очын-очка көчкә ялгап яшәргә тырыша. Хөкүмәткә бурыч хисапсыз: ит, май, йомырка, йон, страховой, налоглар. Болары өстенә ихтыярый-мәҗбүри заем. Район үзәгендәге страховой агент булып Абитов фамилияле кеше эшли. Ул Сарманга каян килеп чыккандыр, бөтен районга бер мишәр. Әле аңа карата халык телендә: “Агыйделнең аръягында утын кисә бер мишәр, калдыгыз, кызлар, калдыгыз, бер егеткә унбишәр”, – дигән такмак та бар иде. Налог, страховойларыннан котыла торган түгел инде, ә менә заемын, бераз тарткалашып, киметергә була. Шуңа күрә авыл советында кешеләргә башта иң зур суммага язылырга тәкъдим итәләр. Яшәгән җиребез – халкының 90 проценты колхозчылардан торган авыл-район үзәге. “Сполнитель” (исполнитель сүзеннән алынган, күрәсең) авыл советы җитәкчесе, налог агенты Абитов чакыруы буенча килә. Без – бала-чага да бик ушлы идек ул елларда. “Сполнитель”-йомышчының бу айда кайсы гаиләгә киләсен белеп торабыз. Әлеге эшкә дә бушлай, чиратлаштырып, колхозчыларны җигәләр иде. Дөрес, авыл советының үз йомышчысы да бар, анысы мичкә яга, идәннәрен юа. Бушлай йомышчы хезмәтен башкаручылар төн кунып дежур да торалар иде әле. Урамда йомышчы күренсә, уенны ташлап, өйгә элдерәбез. Йомышчы өйгә килеп кергәнче әнкәй яки олы апа-абыйлар качып өлгерә. Без аңа: “Әнкәй күрше авылга киткән иде әле” яки “Кая киткәнен белмибез”, – дип әйтә идек. Налог агенты бурычлары түләнмәгән гаиләләргә йомышчыны кабат-кабат җибәрә. Сугыштан исән-сау кайткан Миңнебай абзыйның да бурычлары бик күп җыелган. Бала-чагасы ишле, әлеге ир сугыштан кайткач та ике балалары туган бик ярлы гаилә иде ул. Йомышчы килгәч, Миңнебай абый аңа тишелеп, таралып беткән чабатасын күрсәтеп: “Аякка кияргә юк, авыл советына бара алмыйм”, – дигән. Йомышчы, кайтып, аның сүзләрен сөйләп биргән. Шунда Абитов: “Бар, үзеңнең аяк киемеңне аңа биреп, аларда утырып тор, бурычлы адәм хәзер үк килеп җитсен, югыйсә аны яланаяк килеш милиция алып килер”, – дип, кабат җибәргән. Килгән Миңнебай абзый. Агент: “Абзый, монда синең күкәең күренә”, – дип, алдындагы кәгазьләргә иелгән. Шунда Миңнебай абзый бау белән кысып бәйләп куелган кыска гына бишмәтенең чабуларын ике якка ачып, түбән караган. “Андагы күкәең тәгәрәп китсен, менә мондагысы күренә”, – дигән Абитов. Миңнебай абзый нәрсә турында сүз барганын белә инде, агентны үртәве: дөрес итеп сөйләргә кирәк, янәсе.
Абитов күпме еллар шушы районда яшәсә дә, тәки саф татарча сөйләшергә өйрәнмәде, һәрвакыт мишәрчә цыкылдады. Хатыны татар иде. Бер бөртек кызлары безнең кебек татарча сөйләшә иде. Абитовны бөтен кеше дошман күрде. Югыйсә, налог агенты булу аның төп эше бит инде. Без – бала-чага, кызларын да һаман чеметкәләп, эткәләп-төрткәләп тора идек, урамда да, мәктәптә дә.
Хәзер чордашлар белән очрашсак, налоглы-заемлы мәхшәргә ничекләр чыдап, ничек исән калдык икән дип сөйләшәбез. Ул чордагыларның күбесе, аеруча ир-атлар, бакыйлыкка күчте инде. Яшьтәшләрнең дә шактые таякка калды. Әй, Ходаем, алдагы көннәрдә дә яшәргә көч бирсәң иде, кеше кулларына калып, балаларны борчып яшәргә язмасаң иде! Менә шундый төшенкерәк рухта тәмамлыйм әле язмамны. Минем дәвер кешеләре аңларлар, хупларлар, яшьләргә гыйбрәт булыр.
Яза торгач бер такмак-җыр искә төште әле.
«Утлар яна учакта,
Замана авыр ул чакта.
Замананың авырлыгы
Төште безнең яшь чакка», – дип җырлыйлар иде.
Ә әнкәй еш кына болай кабатлый иде: “Әй, дөнья, буялган йонга, буялсын иде мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка”. Әнкәй мәрхүмә (урыны җәннәттә булсын) дөньяның мамыкка буялганын күрә алмады шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев