Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәкыя Гыйләҗева татар милләтендә буыннар бәйләнеше булырга тиеш дип саный

“Тел бетә дип әйтәләр, буыннарның бәйләнеше булмаганга бетә ул", - диде язучы Аяз Гыйләҗевнең хатыны.

Татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева татар милләтендә буыннар арасында бәйләнеш урнаштырылырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул Аяз Гыйләҗевнең “Яра” повестен төрек теленә тәрҗемә итү презентациясендә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Тел бетә дип әйтәләр, буыннарның бәйләнеше булмаганга бетә ул. Әгәр Аяз үзенең әби-бабасына баш имәгән булса, алар алар тәрбиясен тоймаган булса, ул Аяз Гыйләҗев булмый иде”, - диде Нәкыя Гыйләҗева.

“Аяз “Яра” повестен Зөләйха карчык һәм Сөләйман картка багышлап язды. Аяз да, мин дә Зөләйха карчык белән аралаштык. Телне белү өчен, милләттә буыннар арасында элемтә урнашырга тиеш. Аяз шуны белгән хәлдә, Зөләйха карчык һәм Сөләйман карт алдында да баш иде”, - диде ул.

Нәкыя Гыйләҗева “Яра” повесте нәшер ителгән вакытта татар укучысы тарафыннан җылы кабул ителде дип саный. "Хәзер яңа буын килде – күбебез китаплар укымый. Ә Аяз Гыйләҗевне бөтен дөнья укый башлады. “Яра” повестен укып, әби-бабаларыгызны яхшырак аңларсыз дип өметләнәбез”, - диде ул.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев