Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нәүрүз" фестивале Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм ясады

"Нәүрүз" халыкара театр фестивален ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировның сәламләү текстларын һәр ике республиканың мәдәният министры урынбасарлары укыды. Камал театры алдында фестиваль ачылу тантанасы бара.

Татарстан Президенты фестивальнең борынгы традицияләрне барлау, иҗади эзләнүләр мәйданы буларак танылуын билгеләп үткән. Аның театр коллективларына сәламләү сүзләрен театр мәйданыннан Дамир Нотфуллин җиткерде.

Радий Хәбиров үз тәбрикләү сүзендә төрки халык театр сәнгатен дөньяга таныту һәм халыкларны берләштерү җәһәтеннән фестивальнең роле турында әйткән. Казанда үткән фестивальнең быел Башкортстан театрларына багышлануын билгеләп үткән.

"Фестивальдә Башкортстанның алты театры катнаша. Фестиваль кунакларны башкорт театр сәнгатенең матур үрнәкләре белән таныштыра", дип укыды сәламләү сүзләрен Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев.

Фестиваль ачылу тантанасында Тыва милли оркестры, Башкортстанның "Курайсы" этно төркеме, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле, Филүс Каһиров катнашты. 

 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев