Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нәүрүз"нең егет чагы

Барысы да "Ягез әле, әбиләр" бәйгесеннән башланды.

1989 елны Сабада яңа мәдәният йорты ачылгач, март аенда гаилә темасына республика күләмендә семинар үткәрелде. Шул уңайдан өч төрле мәдәни чара: конкурс-кичә, өч буын эстафетасы, яңа өйләнешүче парларны язылыштыру тантанасы оештырылды. Халыкара хатын-кызлар көне килеп җиткән иде. Мин сәхнә ветераннары катнашында сигез кешедән торган әбиләр бәйгесе оештырдым. Кичәдән соң әбиләр пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтек. Табын артында шушы кешеләр белән өлкәннәр ансамбле оештырып булмасмы дигән фикер әйтелде. Аларның барысы да диярлек ризалык бирде, һәм мин әкрен генә репертуар хәзерли башладым. Җәй айларында агитбригада мәшәкатьләре булгач, без әле тиз генә оешып та китә алмаган булыр идек. Безнең бәхеткә димме, 29 мартка СССР халык депутатларын сайлау билгеләнгән иде. Без ул чараны баету һәм халыкны сайлауларга күбрәк тарту максатыннан урамда Нәүрүз бәйрәме оештырырга булдык. Барысы да әзер булып беткәч кенә, партия райкомыннан: "Сайлау үзе бәйрәм ул, аны бүтән нәрсә белән бутарга ярамый", - дигән фикер җиткерделәр. Әмма без югалып калмадык, тамаша залында зур концерт куйдык, аны алып бару өчен үземә иптәшкә гармунчы һәм нәфис сүз остасы укытучы Солтан Гыйльман улы Гайнетдиновны чакырдым. Теге чакта бәйгедә катнашкан әбиләр дә читтә калмады, кайсы җырлады, кайсы биеде, алар белән күмәк җыр башкару өчен ансамбль төзедем. Беренче чыгышыбыз шул көнне булды, ә җыр төркеменә бәйрәм хөрмәтенә "Нәүрүз" дип исем куштык.

Җәй көннәрендә уйланырга вакыт бар иде: коллективка ир-атлар да тартырга кирәк дигән бурыч куелды. Гармунда уйнап кына барлык җырларны да башкарып булмый, безгә баянда уйный белүче кирәк. Әбиләр Сабада күп кешене белә бит инде, миңа әйткәләп тордылар. Без Зариф абый Исмәгыйловка тукталдык. Ул күп еллар бер күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, ә хәзер төзелештә баш инженер булып эшли икән, күптән түгел генә хатыны Наҗия ханым вафат булган, бик ямансу чагы, бәлки риза булыр, дигән фикерне әйттеләр. Ул бик тыйнак һәм талантлы баянчы булып чыкты. Миңа карата аеруча җылы мөнәсәбәттә булса да, йөрәк хисләрен беркайчан да сиздермәде. Тора-бара аның янына Саба авыл советы каршындагы ветераннар оешмасы җитәкчесе Аркадий Васильев Бикзянов, сугыш ветераны Һашим абый Нургалиев килеп кушылды. Җырларга теләге булган яшьрәк ир-атларны да алырга булдык. Шул исәптән район газетасы сәркәтибе Нәгыйм Нигьмәтҗанов, бизәүче-рәссам Тимерхан Мөхәммәдияров, ташчы-төзүче Мидхәт Гыймадиев килде. Ансамбль көчәеп китте дияргә кирәк. Пенсиягә чыккач Якуп Насыйбуллин да берара йөреп алды әле. Камил Галимҗанов килгәч ансамбль гомумән дә матураеп киткән иде, тик ул спортка китеп барды.

Әйе, төрле еллар дәвамында төрле холыклы, мәһабәт сынлы ир-атларны төркемгә тарта алдым. Алар безнең чыгышларны сокланып караучылар гына түгел, шул ук вакытта, боларның кайберсенең, җитәкчесе сөйкемле генә кызыкай була торып та, ни өчен ялгыз йөри икән, дигән уй күңелләрен кытыклаганга төркемгә килеп кушылучылар булды. Күңел кылларымны төрлечә тартып карыйлар да, кыл тирбәлмәгәч төркемнән китеп баралар. Хатын-кызлар белән андый проблема юк, аларга түләүле кичәләргә бушка билетлар алып бирә алсаң, шуңа күңелләре була. Әмма бу миннән генә тормый, мондый мөмкинлек һәрчак булмый.

Узган гомергә чигенеп, өлкәннәрне туплый алуга сәбәп булган бер вакыйганы искә төшерик әле. 1975 елда Бөек Җиңүнең 30 еллыгын зурлап бәйрәм итү өчен методик советта шундый карар кабул ителде: сәхнә ветераннарын җыйнап , 8 май кичендә халыкка зур концерт куярга. Эшне, җырга-биюгә, һәм нәфис сүзгә осталарының адресларын ачыклап, чакыру билеты җибәрүдән башладык. Алтмыш кешегә чакыру җибәргәннән соң, безнең телефонга хәбәрләр килә башлады. Билгеләнгән көнгә утызлап кеше килде. Алардан хор төркеме төзеп, шул көнне үк яңа җыр өйрәтә башладым. Кемнәрдә нинди сәләт барлыгын ачыклап, элеккерәк биюгә йөреп тә инде ташлаган ир-егетләрне чакырып, хореограф Тәнвирә Идиятова-Гыймадиева белән бию коллективы оештырдык. Шулай итеп сигезенче май кичендә иске клубта зур концерт куйдык. Концертны нәфис сүз остасы, режиссер Рәшит абый Ибраһимов алып барды. Ә соңыннан иске клубның шул чактагы мәдиният бүлеге мөдире Госман абый Гарипов төзеткән янкормасына өстәлләр тезеп, самавырда чәй кайнатып бәйрәм ясадык. Катнашучыларның бик тә күңелләре булды. Алга таба шушы кешеләр белән гел дә сөйләшеп-аралашып торылды, исәнләшеп йөрелде.

Союзның 60 еллыгына да шундый ук зур чаралар оештырылды. Мин ул чакта хормейстр булып эшли идем инде. Район үзәге оешма- предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать конкурсы игълан ителде. Баянчым Салих Шиһапов белән ун оешмада хор белән эшләдек. Кешеләр белән аралашу алга таба мәдәният йорты хорын оештыруда зур этәргеч булды. Кышкы сезонда эшләсә дә җәйгә чыккач, түгәрәкләр эшләүдән туктый, коллективлар тарала, көз көне аларны җыеп алу бик катлаулы, мәшәкатьле була, чөнки кайсы кияүгә чыккан, кайсы өйләнгән, кайсы укырга киткән, кайсы күчеп киткән һәм башка җитди сәбәпләр аркасында өр-яңа коллектив тупларга гына кала.

Җиде ел хормейстр булып эшләгәннән соң,һәм 1987 елда КГИКның читтән торып уку бүлеген тәмамлагач, миңа кире методистлыкка күчәргә җай чыкты, чөнки Сабага юллама белән хоровиклар - Казан кызы Фәридә Сабирова, Арча егете Ядкәр Хәбибуллин, Саба егете Таһир Исмәгыйлов - кайтты. Яшь белгечләр халыкны белми бит әле, комсомол райкомы секретаре Газинур Шиһапов ярдәме белән бергәләп хорны аякка бастырдык, язгы һәм көзге кыр эшләре чорында тагын шулай "Ләйсән" агитбригадасын гөрләттек. Аның составында Ядкәр Хабибуллин, Фәридә Сабирова, Рузия Галиева, баянчы Таһир Исмәгыйлов , Тәнвирә Идиятова, Мидхәт Гыймадиев кебек талантлы җырчылар, биючеләр, сүз осталары бар иде. Бу иң күңелле чаклар булган икән, ул вакытларны барыбыз да сагынып искә алабыз.

Хәзер инде 1989 елгы вакыйгаларга кире кайтыйк. Алда зур вакыйга, Җиңүнең 45 еллыгын бәйрәм итү көтелә. Теге утыз еллыкта катнашкан сәхнәдәшләрнең байтагы әле лаеклы ялда булмаса да олыгаеп баралар, үземә дә инде 50 тулып килә, алар белән нәрсәдер эшләргә була . Беренче эш итеп мин аларны юбилей кичәмә өйгә кунакка чакырдым. Тагын бер сәбәбе бар иде, шул елны миңа яңа фатир бирделәр, кем белән булса да юарга кирәк бит инде... Нәүрүзләр белән дуслык тагын да ныгып китте. Минем хыялымда даими шогыльләнә торган үзешчән сәнгать коллективы төзү иде. Менә шуны тормышка ашыру чагы җитте түгелме соң? - "Олы кешенең китәр җире бер генә, анысы да Ходай тәкъдире белән. Ул турыда уйларга иртәрәк әле. Әйдә, Аллага тапшырып, эшкә кереш!"..

Бу минем ул чактагы уйларым гына, ә эш башлау өчен барлык шартлар да тудырылганмы соң? Аны беркем дә тудырмый, барысы да үзеңнең өстеңдә. Дипломга методист-оештыручы дип уйламыйча гына язмаганнардыр бит, оештыр гына! Мәдәният хезмәткәре өчен язылмаган бер закон бар, син шул һөнәргә укыгансың икән, клубта кем булып эшләсәң дә шуны бел, үз белгечлегең буенча бер коллектив тотарга, яисә түгәрәк, йә инде кызыклы очрашулар клубы оештырырга тиешсең . Шунсыз клубның эше бармый. Мактануым түгел, мисал өчен генә методист булып эшләгәндә оештырган коллективларымны искә төшерим әле. 1972 - 1979 елларда минем балалар белән оештырган халык уен кораллары ансамблем эшләде. Алар мәктәпне бетергәч, билгеле инде, таралыштылар. Яңа коллектив тупламас өчен ике сәбәп килеп чыкты. Беренчесе, Арчага смотрга баргач, жюри члены Ифрат Хисамов: "Безгә рус халык уен кораллары оркестры кирәк түгел, татар милли уен кораллары төркеме оештырырга тырышыгыз," - дип әйтте. Икенче сәбәбе болайрак булды: бер җыелышта бүлек мөдире Г.Гарипов: "Балалар өчен мәктәп түгәрәкләре, пионерлар йорты, музыка мәктәбе бар, сез клубларда кичләрен эшче яшьләр һәм өлкәннәр белән эшләргә тиеш", - дип кисәтте. Мин моны гел дә исемдә тоттым. Дөресе дә шулай ич! Ни өчен әле һаман мәдәният министрлыгы клублардан балалар белән эш турында отчет сорый? Ул балалар кая гына җитешсеннәр инде! Өйдә әниләре эш, мәктәптә укытучылары дәрес сорый, әле дәрестән соң түгәрәкләргә калып шөгыльләнәләр. Кечкенә авылларда укучыларның мәктәптән кайтканын көне буе әниләре, ә кичен клубта мөдир көтеп тора. Әле хәзер укучыларны кичке сигездән соң гомумән, клуб тирәсенә җибәрергә ярамый. Унбиш-уналты яшьтәге югары класс укучылары җиткән егет, җиткән кыз булып санала инде ул. Мәгарифтә берсеннән берсе юләр законнар чыга да тора. Әле берара 12 еллык уку кертеләчәк икән дип сөйләштеләр. Хәзерлеге дә башланды шикелле инде, оптимизация сылтавы белән мәктәпләр эчендә балалар бакчалары ачтылар. Ансат бит, тәнәфес арасында балаңны имезеп чыгарга була. Хорда эшләгәндә дә минем югары класс укучыларыннан төзелгән егетләр һәм кызлардан торган ике төркемем бар иде. Алар төп коллективка алмаш булып тордылар. Уен кораллары оркестрым таралгач, шунда уйнап йөргән кызлардан җыр төркеме төзедем. Баянчысы музыка мәктәбеннән Таһир Исмәгыйлов булды. Ике ел дәвамында җырлап йөргәннән соң, буйга җитепме, алар да төрле якка таралыша башлады. Аларга алмашка үземә хорга йөргән кызларны җыеп, "ЛИРА" җыр ансамбле төзедем. Ул чакта дөньяга синтезаторның чыга башлаган чагы иде. Аның заман ритмына ияреп яңгыраган тылсымлы тавышына кызыгыпмы, безгә дистәдән артык җырчы кызлар килде. Синтезаторда культура институтын бетереп кайтып, янә клубта эшли башлаган Таһир Исмәгыйлов уйнады.

Хәтерлим,1993 елны безне зурдан кубып Башкортстанның Яңавыл районына алып бардылар. Кубарылуның максаты тугандаш республикалар дуслыгын ныгыту булгандырмы, анда үзешчәннәр генә түгел, төрле белгечләр, җитәкчеләр дә күп иде. Безнең бурыч бер генә, тамашачыга матур концерт бүләк итү. Кичәнең беренче бүлеге мин төзегән "Заманча туй" дигән сценарий белән барды, ул өлешен башлаучы да, тәмамлаучы да минем "Нәүрүз" ансамблем булды. Концертның икенче өлеше Саба композиторлары язган җырлардан гына төзелде, аны "Лира" ансамбле башкаруында якташыбыз Сания ханым Шәрәпованың "Сабалылар безнең Сабада" дигән җыры белән башлап җибәрдек, һәм концертны шул ук төркем районыбыз шагыйре Зөфәр Шәйхетдинов сүзләренә үзем иҗат иткән "Саба җиле - йомшак җил" исемле вальс һәм Таһир Закировның "Яучылар" пъесасы буенча куелган спектакль өчен язган "Хушлашу җыры"на маршировка белән тәмамладык. Дүрт сәгатькә сузылган концерт көчле алкышларга күмелде. Атна-ун көн үтү белән башкорт дуслар үзләре дә җавап концерты белән килделәр. Менә бу вакыйгага бәйле булган кызыклы гына хәл турында язып үтим әле.

Башкортстан кунаклары янына аларның Казандагы якташлары да чакырылган иде. Концерттан соң кунакларны мәктәп ашханәсенә чакырдылар. Без аларны фойедә үк җырлап-биеп каршы алдык. Кичке аштан соң дискотека башланды, кем ничек бии ала, шулай сикергәли инде, гаеп итүче юк. Илле биштә булсам да,әле гәүдәм бик җиңел, мин дә бик каты сикердем. Сизәм, кунакларның берсе минем арттан күзәтә, мин кая борылсам, шунда була, килеп эндәшергә кыюлыгы җитми инде. Ах, бетте баш, бүген бу кешегә мине тотып бирәләр икән, минәйтәм. Ул чакта, кунакларның күңелен күрү ниятеннән, шундый хәлләр дә була иде. Озак уйлап тормастан, мин ул кичәдән сыздым. Иртәгесен район чигенә кунакларны озатырга чыктык. Махсус сценарий белән оештырылган күңел ачу бара. Мин ул көнне җиңел генә яшел төстәге җәйге костюм-платье кигән идем. Теге ир моңлы күзләре белән мине эзләп тапты да, туктаусыз күзәтә бу. Игътибар белән карасам, ул Илдар Юзиев булып чыкты. Димәк, зур язучының миңа күңеле төшкән булган, иң дөресе - гашыйк булган. Шәп бит!.. Соң шул инде, соң, абзыкай! Гаиләң бар шул синең... Кунаклар китәргә дип автобуска төялгәч, мин ул утырган тәрәзә янына барып, махсус аңа дип кенә кул изәдем. Миңа күзе төшкән икән, күңеле булсын. Мәртәбәле кешегә бурычлы булып каласым килмәде. Менә, уйлагыз, минем урында сез булсагыз, нишләр идегез? Дөрес эшләгәнменме, әллә юләр булганмынмы?..

"Лира" ның җырчы кызлары берәм- берәм кияүгә чыга башлады, тормыш корды, бәби үстерделәр. Таһир да, хезмәт хакы түбәнлеген сәбәп итеп, башка эшкә күчте. Ә мин...лаеклы ялда килеш эшләп йорим. Методистны алыштыручы кеше юк. Мин бу вазыйфадан 2007 елда гына котыла алдым, чөнки мине алыштырырдай лаеклы кеше, стажлы белгеч - озак еллар Тимершык мәдәният йортын җитәкләгән фикерле, барына да сәләтле Минислам Каримов килде. Хәзер инде без Вилорик белән икебез "Нәүрүз" белән генә шогыльләнәбез. Яшьләребез олы буса да, коллективны таратырга исәбебез юк..

Бу урында хезмәт хаклары турында әйтеп китмичә булмастыр. Мәдәнияттә иң түбән хезмәт хакы музыкантныкы. Шундый осталыкка ирешү өчен күпме еллар сарыф иткән сәнгать остасы (хәзерге акча белән) җиде-сигез меңгә ник селкенеп йөрсен инде? Аннан башка бер генә мәдәни чара да оештырып булмый ләбаса! Авылларда әле бөтенләй дә музыкант штатлары юк. Акчасы әз булгач, аңа укучы да юк. Укыганнары да шәһәрдә кала, чөнки анда төрле җирдә эшләү мөмкинлеге табыла. Авыл клубларына аларның кирәклеген аңлый белүче кешеләр эш башында утырмый торганнардыр шул.

Мин тагын темадан читкә киттем бугай. Сүз башым бит - Шүрәле дигәндәй, сүзем "Нәүрүз" ансамбле , дөресрәге аның катнашучылары турында иде. Еллар дәвамында вакыт табып клубка репетициягә йөрүчеләргә без мең рәхмәтле. Эшләре бик җаваплы булса да мәктәп укытучылары Миңзифа апа Гарипова, Солтан абый Гайнетдинов,банкта кассир булып эшләүче Зәйтүна апа Зарипова, авыл Советы секретаре Рәфисә апа Рәхимова, кибетче Мансура апа Ханова, лабораториядә эшләүче Сәрия Рәхимова, китапханә директоры Флюра Ибраһимова атнага икешәр мәртәбә киләләр иде. Алар минем беренче нәүрүзчеләрем һәм коллективның төп таянычлары булдылар. Еллар уза торды, төрле сәбәпләр аркасында арадан киткәннәр урынына яңалары өстәлә торды. Зөфәр Шәйхетдинов, Рөстәм Хәбибрахманов, Рафаил Мөхәммәдиев, Рәкыйбә Гатауллина, Миңниса Мулләхмәтова, Рафаил Садыйков, Илфат Газизҗанов,Гөлфия Сәмигуллина, Роза Хисмәтова кебек көчле җырчылар килеп кушылгач, ансамбль матурланып та, зураеп та китте.( Роза турында аерым әйтмичә булмый, ул миңа бала чагыннан бирле һәр оештырган төркемгә йөрде, ике кызын алып кайтканда гына туктап торды.) Репертурны баетырга да мөмкинлекләр туды. "Заманча туй" "Кич утыру ", "Каз өмәсе көнне аулагый", Кыз ярәшү", "Печән бәйрәме" кебек театраль күренешләр, "Әй, дусларым", "Сабан туе" темасына музыкаль-хореографик композицияләр куелды. Күп кенә халык җырлары эшкәртелеп сәхнәгә чыгарылды, замана яшьләренең ихтыяҗларын күздә тотып, эстрада җырлары да башкарылды, аеруча үзем һәм якташларыбыз иҗат иткән җырларга өстенлек бирелде.

Дистә еллар эшләү дәверендә күп кенә иптәшләребезне соңгы юлга озаттык. Иң әвәл баянчыбыз Зариф ага китте, аның артыннан диярлек Мансура апа, аннары берәмләп Нәгыйм, Рәфисә апа, Рөстәм, Илфат,Миңзифа апа кебек актив катнашучыларыбыз бакыйлыкка күчте. Урыннары җәннәттә булсын, иманлы җаннар булсыннар!

Күп еллардан бирле безнең төп музыкантыбыз булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вилорик Вәлиуллин эшли. Аның йөгерек бармакларына ияреп җырлавы да, биюе дә безгә һаман да бик-бик рәхәт. Бүгенге көндә коллективта төгәл 20 кеше шогыльләнә. Алар арасында Зөфәр Вәлмиев, Әнвәр Мингалиев, Зәлифә Борһанова, Раиф Ибраһимов шикелле байтактан җыр яратып йөрүчеләр бар. Бу исемнәр янына әле узган ел гына тагын Фидания Галимҗанова, Фатыйх Фәтхрахманов, Рәфис Фәсхетдинов кебек сәхнә сөючеләр өстәлде.

2004 елны безнең ансамбльгә ХАЛЫК дигән мактаулы исем бирелде. Менә ун ел инде шушы мактаулы исемгә лаек булырга тырышып, фестиваль-конкурсларда катнашып, дистәләгән концертлар куеп, барлык мәдәни чараларда чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар яулап киләбез. Хөкүмәтебез дә әкренләп мәдәнияткә йөз белән борыла башлады. Тулы бер ел мәдәният елы дип игълан ителгәч, күренерлек зур эшләр башкарылыр дип өмет итик. Коллективымның һәм үземнең юбилейлары шушы елга туры килүе дә минем өчен куанычлы. Әле менә мәдәниятчеләр көне уңаеннан "Нәүрүз" ансамбленә районыбыз башлыгы Р.Н.Миннехановның саллы гына премиясе белән Мактау грамотасы тапшырылды. Халыкның рухи дөньясын баетуга керткән тыйнак кына хезмәтебезне зурлагач, рәхмәт дими ни дисең!..

Без оешкан чакта районыбызда даими эшләүче фольклор- җыр коллективлары юк иде әле. Бәйрәмнәрдә хорга басып бергәләп җырлыйлар да, аннары таралалар. "Нәүрүз"дән үрнәк алып хәзер күп кенә авылларда фольклор коллективлары барлыкка килде. Шәмәрдәннең "Тулган ай"төркеме, Явлаштауның "Канәфер", Иләбәрнең "Нәфисә", Иштуганның " Умырзая", Югары Шытсуның "Яшь күңелләр", Кече Шыңарның "Наза" төркемнәре даими эшили. Соңгы елларда башланган "Балкыш", "Түгәрәк уен" фестивальләре дә моңа зур җаваплылык өстәде. Оешма-предприятиеләр арасында бәйге рәвешендә бара торган концерт-спектакльләр, КВН нар да моңа этәргеч булды, чөнки хезмәт коллективлары бер-берсеннән күреп чыгышларын яхшырак итеп оештырырга тырышалар. Гармунчылар да булса, һәр клубта оешыр иде андый төркемнәр, алар бит совет чоры кешеләре, үзләре шундый активлар.

Әйе, без 1989 елны СССРның соңгы депуталарына беренче концертыбызны куйганбыз икән, тик бик кызганыч, алар озак яши алмады, Союз белән бергә таралды, ә шул елны оешкан "Нәүрүз"төркеме яши, чөнки аңа бары егерме биш кенә яшь, димәк, ансамбльнең әле егет чагы.

Ансамбльнең егет чагы,

Очрашуга безне дәш әле!

Үзләренең яше зур булса да

Күңелләре һаман яшь әле.

Амин, гел шулай булсын!

Рәйсә Билал кызы Имамиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев