Нурия Вәлиева: «Көн саен 270 йомыркадан чәк-чәк пешерәбез»
Милли ризыгыбыз чәк-чәкнең бүген ниндие генә юк. Аны кемнәр генә пешерми, әзерләми. Балтачка баргач, бер кибеттән үзе тәмле, үзе матур чәк-чәк сатып алган идем. Әйтерсең лә энҗе-мәрҗәннәрне җыеп балга катырганнар. Түм-түгәрәк нәни шарчыклардан ясалган бу чәк-чәк кибет киштәсендә аерылып тора.
Тагын бер күргәч, янә сатып алдым, бик охшаган кебек тоелса да, тәме башка булып чыкты. Икенче юлы Балтачка кайткач, чәк-чәк пешерүче турында төпченебрәк сорадым. «Шушмабаштан китерәләр», – диделәр кибетче кызлар.
Арча районының Шушмабаш авылында икмәк һәм чәк-чәк пешерүчеләр дә берничә икән. Алла рәхмәте белән, үзем эзләгән чәк-чәк хуҗасын тиз таптым. Нурия Вәлиевалар йортлары белән янәшә генә зур булмаган цех ачып җибәргәннәр. Бу – Рамазан белән Нуриянең гаилә бизнесы. Без барып кергәндә, көн кичкә авышып, киштәләрендә иртәгә никахка китәсе чәк-чәк кенә калган иде. Хуҗабикә үзләре әзерли торган ризыкларның исемлеген күрсәтте, ни генә юк анда.
– Ризыкларның төре күп, заказга карап әзерлибез. Көн саен 270 йомыркага чәк-чәк пешерәбез, бар да сатылып бетеп бара. Тормыш иптәшем Рамазан Арча, Балтач, Әтнә районындагы кибетләргә илтеп бирә. Шушмабашка килеп алучылар да, заказга пешертүчеләр дә бар. Бик зур рәхмәт бергә эшләүче кызларга, намус белән эшлиләр. Хәер-фатихасын биреп торучы әниебез Мәдехиягә дә зур рәхмәт. Ул бик булдыклы, тырыш ул үстергән, – ди Нурия ханым.
Күңеле яхшы, якты булган кешеләрнең ризыклары да тәмле була шул.
Арча, Шушмабаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев