Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды

"Бу миңа елга бер тапкыр булса да сезгә килеп лекция уку җаваплылыгы өсти", - диде Казахстан Президенты.

Бүген Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Казан (Идел буе) федераль университетының мактаулы докторы исеме бирелде. Шәрәфле кунакка КФУда шушы мәртәбәле исемне тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Бүген Россиянең күренекле уку йортларының берсе булган Казан университетының императорлар залында тарихи вакыйга. Гыйльми совет җыелышы кысаларында, студентлар, аспирантлар катнашында казах халкының бөек улын сәламлибез", - дип мөрәҗәгать итте Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тантанада катнашучыларга.

"Казах һәм татар халыклары язмышлары тыгыз бәйләнгән. Без рух һәм менталитет белән якын. Күп кенә уртак бәйрәмнәр, традицияләребез бар. Безгә аралашуда тәрҗемәче дә кирәкми. Мондый багланышларның тамырлары тирән", - диде КФУ ректоры.

Нурсултан Назарбаев получил звание почетного доктора КФУ

Казахстан Президентының безнең университет һәм Казахстанның фәнни һәм белем бирү оешмалары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуына йогынтысын исәпкә алып, Казан федераль университетының Гыйльми советы 2017 елның октябрендә икътисад фәннәре докторы Нурсолтан Назарбаевка КФУның мактаулы докторы исемен бирүне карар итте", - дип Илшат Гафуров Нурсолтан Назарбаевка диплом тапшырды.

"Шушы абруйлы исем өчен рәхмәт. Бу миңа, елга бер тапкыр булса да, сезгә килеп, лекция уку җаваплылыгы өсти", - дип белдерде Нурсолтан Назарбаев. Аның бу сүзләрен зал алкышлар белән хуплады.

Университетта тантаналы чарадан соң, Казан Кремлендә ике Президент катнашында киңәйтелгән составта очрашу уздырыла. Анда Казахстан Президенты Администрациясе җитәкчесе, Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе һәм республиканың Казандагы Генераль консулы катнашуы көтелә. Очрашуда уртак проектлар, шулай ук, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча сөйләшәчәкләр.

Нурсултан Назарбаев получил звание почетного доктора КФУ

  • 2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан һәм Казахстан арасында үзара тышкы сәүдә әйләнеше 702,9 млн долларны тәшкил иткән. Аның 1,7 тапкыр артуы теркәлгән. 2018 елның I кварталы буенча, әлеге күрсәткеч 198 млн долларга җиткән.

    Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев