ОБЪЕКТЛАРНЫ –ФОТОКАМЕРА ТӘРӘЗӘСЕНӘ
25,7 триллион сум. Алдагы биш елда дәүләтебез халыкның тормышын яхшыртуга әнә шулкадәр күләмдә акча юнәлтәчәк. Унике нольдән торган астрономик сумма бу. Шул максаттан Россиядә 12 милли проектны гамәлгә ашыра башланды.
Аларның төп максаты – илнең икътисади яктан алга китүен тәэмин итү генә түгел, ә һәр россияленең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дә. Милли проектлар – Татарстан өчен дә стратегик бурыч. Аларны тормышка ашыруга республикада 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум биреләчәк. Бу акча максатчан тотылырмы, кемдер кесәсенә килеп кермәсме – монысы инде контроль органнарның гына түгел, барыбызның да бурычы. Әйе, әйе, нәкъ шулай. “бердәм россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге башлаган яңа “Фотоконтроль. Милли проектлар-2019” акциясе шуңа хезмәт итә. Шушы көннәрдә бердәмроссиялеләрнең башкарма комитетында VMESTE.TATAR интернет-порталын да презентацияләделәр. Яңа сервиста акция кысаларында төшерелгән фотолар тупланачак. “Бу, бернчедән, кайда эш аксаганын белеп тору өчен кирәк булса, икенчедән, контроль һәр милли проектның җирлекләр тормышына ничек йогынты ясаганын аңлау өчен мөһим. Шуңа күрә без барлык республика халкына акциягә актив кушылырга чакырабыз. Чөнки төзеләчәк мәктәпләрдән, бакчалардан, спорт объектларыннан, юллардан без файдаланачакбыз. Әгәр һәр татарстанлы, ягъни 4 миллионга якын пар күз, милли проектлар үтәлешенә күзәтчелек итсә, эшләр сыйфатлы һәм вакытында башкарылачак,– дип аңлатты Дәүләт советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. Акциянең асылы гади: төзелә торган объектларны атна саен телефонга фотога төшереп np.photofomat@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба әлеге фотолар VMESTE.TATAR порталына куелачак.
Кайсы муниципаль берәмлектә нинди проектлар гамәлгә ашырылачагын да шул порталда белергә була. Әйтик, Саба районында «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак белән тәэмин итүгә ярдәм итү», «Фән», «Цифрлы икътисад», «Мәдәният», «Кече бизнес», «Халыкара кооперация һәм экспорт» проектлары буенча Шәмәрдән лицее, Эзмә, Тимершык, Икшермә мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту, Лесхоз-Иштуган юлын төзекләндерү, Юлбат мәдәният йорты ремонты, Сабада индустриаль парк, “Шыңар” робот комплексы, үзәк хастаханәдә поликлиника төзелешләре һәм башкалар кергән. Кайбер объектларда инде эш бара һәм төгәлләнеп тә килә. Бу хакта тулырак мәгълүматны “бердәм россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Фәрит Зариповтан алдык. “Районда милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча 13 кеше составында эшче төркем төзелде. Җитәкчесе итеп район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең район Советында депутатлар фракциясеннән Расих Закирҗанов билгеләнде. Һәр объектка эшне контрольдә тоту өчен депутатлар корпусы җаваплы итеп беркетелде. Әйтик, Шыңар комплексы төзелешенә – депутат Алмаз Гарипов. Биредә эшләр график буенча бара – июньгә планлаштырылган 600 баш малның 400е кайтарылды. Юлбат мәдәният йортында түбә ябу – 95, идән җәю 75 процентка төгәлләнгән. Тапшыру срогы – 1 сентябрь. Экология проекты буенча Шәмәрдәндә нефть продуктлары җиргә китергән зыянны бетерү 2019-2020 елларга, поликлиника төзелеше 2023 елга билгеләнгән. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узганнарны медицина оешмаларына йөртү өчен транспорт быел 3 кварталда алынырга тиеш. Бу эшләрнең вакытында, сыйфатлы башкарылуына депутатлар гына түгел, һәркем өлеш кертә ала”,– диде ул.
Шулай итеп, үз тормышыбызга битараф булмыйча, тагын да яхшырак көнкүрештә яшәүгә ирешү шактый дәрәҗәдә үзебездән дә торачак.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев