Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өчиле чишмәсе игелекле кешеләр ярдәме белән яңартылып, яңа тормыш алды

Бу көн Өчиле авылында туып үскән, анда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен чын бәйрәм төсен алды. Бәйрәм Сүлә, Курсабаш клубы һәм китапханә мөдирләре оештыруында үтте.

  Чишмә, авылыбыз кешеләре Кәримуллина Хөснури апа оныгы, Кәримуллина Эльмираның хәләл көче, ярдәме белән төзекләндерелеп, яңа тормыш алды.Чишмәгә агач баскыч, һәм бик матур итеп ясалган купер алып бара. Утырып хәл алыр өчен ясалган агач урындыгы, хуш исле үләннәрдән ясалган миллекләре узе бер матурлык биреп тора!Бәйрәмне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев рәхмәт сүзләре белән ачып жибәрде. Чара милли йолаларыбыздан өзекләр, моңлы җыр, татар халык уеннары белән үрелеп барды.Авыл халкы Эльмирага олы рәхмәтләрен житкерде. Эльмира кебек изге күңелле кешеләр күп булсын иде дигән теләктә саубуллаштык. Чара бик күңелле, җанлы утте.

Алисә Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев