Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәчедә солдат әниләрен кунак иткәннәр

Ноябрь аенда күп җирләрдә кадерле кешеләребез - әниләр көнен билгеләп үтәләр. Клуб мөдире Фрүзилә Шакирова һәм китапханә мөдире Гөлүсә Фатихова Олы Кибәче авыл клубында да солдат аналары өчен "Килә сәлам хатлары" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Хәзерге вакытта авыл җирлегебездән 6 егет Россия армиясе сафларында хезмәт итә. Өч егетебез үзләренең Ватан...

Ноябрь аенда күп җирләрдә кадерле кешеләребез - әниләр көнен билгеләп үтәләр. Клуб мөдире Фрүзилә Шакирова һәм китапханә мөдире Гөлүсә Фатихова Олы Кибәче авыл клубында да солдат аналары өчен "Килә сәлам хатлары" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Хәзерге вакытта авыл җирлегебездән 6 егет Россия армиясе сафларында хезмәт итә. Өч егетебез үзләренең Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәп, туган якларыбызга кайттылар. Бәйрәмебезгә хезмәт итеп кайткан һәм хәрби хезмәттә булган егетләребезнең әниләрен чакырдык. Алардан килгән хатларны укыдык. Егетләребез һәм аларның әниләре хөрмәтенә җырлар яңгырады. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев