Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җомга вәгазе. Намаз, Коръән укыганда һәм дога кылганда, ни өчен күзләребездән яшьләр чыкмый? (видео)

Аллаһы Тәгалә безнең бәхетле булуыбызны тели.

Аллаһы Тәгалә бәхетебезне дин эчендә урнаштырды. Ягъни Ислам дине - ул яшәү рәвеше. Бу дөньяга килгәннән алып ахирәткә күчкәнчегә кадәр безгә ничек бу дөньяда яшәргә кирәклеген Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы күрсәткән.

Тагын бер мәсьәлә бар - ул булса йөрәкләребезнең каткан булуы. Икенчесе - күз яшьләребезнең кибүе. Өченчесе - кылган гыйбадәтләребездән ләззәт алмавыбыз.

Бер галимнән: "Әй остаз! Әй галимебез! Намаз, Коръән укыганда һәм дога кылганда, ни өчен күзләребездән яшьләр чыкмый?" - дип сораганнар Галим аларга: "Сезнең йөрәкләрегез таш кебек каткан. Чөнки сез күп гөнаһ кыласыз. Үлемне искә төшермисез. Ни өчен үлемне искә төшермисез? Чөнки сез дөньяны яратасыз. Ә дөньяны ярату бөтен начарлыкның анасы булып тора", - дип җавап кайтарган.

Бер тапкыр Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеткә керә һәм кешеләрнең көлүләрен күрә. Шунда Пәйгамбәребез, ачуланып: "Әгәр сез үлемне искә төшерсәгез, мин белгәнне белсәгез, сез алай ук көлешмәгән булыр идегез. Чөнки һәркөнне кабер үзе хакында белгертә", - дип әйткән.

Вәгазьнең дәвамын видеоны карап белә аласыз. Вәгазьне "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов сөйли.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев