Өй каршымда – балтырган
Татарстанда 560 мең гектар җирне тикшереп чыккач, 62 урында фитосанитар зона табыган. Әлеге урыннарда зыянлы үләннәр үсә дигән сүз бу. Мондый мәгълүматны Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов җиткерде. Әмма алар тикшерә тора, үлән исә үсә тора икән.
Быел Зәй районының – Якты Күл, Менделеевск районының Камай авылында һәм Нурлат районында табигатькә, кеше һәм хайваннарга зыян салучы үсемлекләр юк ителгән. Әмма һәр җирдә дә түгел. Белгечләр җирле түрәләрнең кайчак бернинди кисәтүгә дә колак салмавыннан зарланып алды. “Елга берничә тапкыр карантинга каршы көрәш ысуллары буенча семинарлар оештырсак та, көрәш чаралары һәр җирдә дә башкарылмый, – ди Ленар Фәттерахманов. – Нурлат районының Биккол һәм Аксубай районының Иске Ибрай авылында амброзия рәхәтләнеп үсеп утыра. Аны юк итү өчен бернинди чаралар күрелми. Бу үләннәрне юк итүне җир хуҗасы башкарырга тиеш”.
Амброзиянең тамыр системасы нык көчле. Белгечләр шуңа аны 4 метр тирәнлеккә китеп үсә дип аңлата. Үсеп кенә калмый, туфракны да киптерә икән. Киләсе берничә ел эчендә анда башка берни дә утыртып булмый. Үләннең орлыгы да әрсез. Ул 40 ел узгач та кабат тишелеп чыгарга мөмкин. Амброзия кеше сәламәтлегенә дә зыян китерә. Чәчәк аткан вакытта серкәсе аллергия китереп чыгара. Кыр һәм Европа чормавыгының (повилика) тамыры да, яфрагы да юк. Ул башка культураларның үсешен тоткарлый. Үләнне маллар ашаса, ашказаны-эчәк трактларына зыян килә.
Матбугат очрашуында балтырганга аерым тукталдылар. Чын афәткә әверелгән бу үсемлек турында газетабызда соңгы арада берничә язма чыкты. Инде шәһәр тирәсенә дә үтеп керде. Әмма үлән түгел, хуҗасызлык гаепле монда. “Һәр җирнең хуҗасы була. Без килеп кереп штраф салу ягында түгел. Башта җирле үзидарә башлыкларын кисәтәбез. Зыянлы үләннәр белән көрәшү район башлыкларыннан башка да булмый. Әгәр карантиндагы җир өч ел эчендә яхшыра, андагы зыянлы үләннең тамырлары, орлыклары бетә икән, без бу җирләрне авыл хуҗалыгында куллана башлыйбыз. Бар җирне дә агулап бетереп булмый. Балтырганны чабарга, тамырын казып яндырырга кирәк. Күпләп үссә, агуламыйча да булмый”, – ди Ленар әфәнде. Урынбасар сүзләренчә, республикада карантин объектлар табылган гомуми мәйдан 114,6 мең гектарны тәшкил итә. Аның 104 меңе – урман биләмәләре, ә 10,6 мең гектары авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә.
Республикага күп кенә авырулар читтән керә. “Республиканың 21 авылында бәрәңге авыруы табылды. Эче карала башлау инде бу. Монда суалчан бар дигән сүз. Әмма кеше аны күрми, бу зәхмәтне бары тик микроскоп аша гына белеп була, – ди Россельхознадзор идарәсенең бүлек җитәкчесе Альберт Кадыров. – Хәзер ике килограмм бәрәңгегә дә, өч букет чәчәккә дә фитосанитар документ кирәк. Бу язусыз сезне бернинди самолетка да утыртмыйлар. Читтән кертелгән орлыкларны да тикшерәбез. Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан җиләк-җимеш белән күп авыру кайта. Аларны аэропортта ук тикшереп, сыйфатсызын яндырабыз. Быел 380 беркетмә төзеп, 120 мең сум штраф салдык. Әгәр чир иярткән яшелчә, җиләк-җимеш сатучы кеше була икән, андыйларга 300-500 сумга кадәр штраф салына. Ә юридик затлар өчен бу сумма 5-10 мең сумны тәшкил итә. Барысын да тикшереп бетереп булмый. Халык та игътибарлы булсын иде. Теләсә каян орлык алып утыртырга ярамый”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев