Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Педагог-оештыручылар өчен районкүләм семинар

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 2017 елның 13 декабрендә Тимершык урта мәктәбе базасында район белем бирү учрежденияләренең педагог-оештыручылары өчен “Балалар оешмасында мәдәни практикалар формалаштыру” темасы астында семинар үткәрелде.

Семинар барышында, катнашучылар игътибарына,  Тимершык урта мәктәбе педагог-оештыручысы Гиниятуллина Илһамия Искәндәровна  мәктәп Думасы активистлары катнашында җыен тәкъдим ителде. Җыенның темасы булып: “Күңелләребездә мәрхәмәтлек сүрелмәсен” исеме алынган иде.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктимерова Энҗе Гилемхановна һәм өстәмә белем бирү педагогы Сәлимгараева Дилияр Нургаяновна белән берлектә әзерләнгән “Йолдызлар яңгыры” дип аталган сыйныфтан тыш чара да семинарда катнашучылар күңеленә хуш килде.

Ахырда семинар барлык эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап һәм киләсе айларның эш планы белән танышып, Балалар иҗат үзәгенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайнутдинова Фәридә Фаритовна һәм балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Хазиев Ильнар Ильдаровичлар катнашында,  түгәрәк өстәл артында тәмамланды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев