Пенсия фондында пенсиянең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр
Онлайн-сервислардан файдалану мөмкинлеге булмаса, Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Россия Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрнең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр. Бу хакта « Российская газета» хәбәр итә.
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, пенсионер фонд сайтындагы шәхси кабинетында булачак түләүләрнең күләмен белә алачак: анда агымдагы күрсәткеч турында да, индексацияләрне исәпкә алып эштән азат ителгән очракта пенсия күләме турында да мәгълүмат бирелгән.
Онлайн-сервислардан файдалану мөмкинлеге булмаса, Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Оешмада шулай ук хезмәткәрнең эштән азат ителгәч, индексацияләнгән пенсияне шунда ук түгел, ә ике-өч айдан алачаклар, дип аңлаттылар. Бу вакыт мәгълүмат эшкәртү өчен кирәк булачак, дип ачыклаганнар.
- Дүшәмбе көнне Владимир Путин пенсияләрне яшәү минимумыннан югарырак индексацияләү турындагы законга кул куйды. Яңалыклар нигезендә, башта төбәктәге яшәү минимумына җиткерү өчен социаль өстәмә түләү билгеләнәчәк, ә аннары индексация үткәреләчәк. Шулай ук 1 апрельдән Россиядә дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр.
- Пенсияләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан яңадан исәплиләр, гражданнарга бу чорда алынмаган акчаларын түләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев