Пенсиягә кайчан китәсе?
Россиядә пенсия яше артачак. Юк, шул килеш кала. Арта, юк, арта... Тарткалашу озак еллар дәвам итә. Россия Хөкүмәте моңа ничек нокта куяр? Дәүләт Думасы депутатлары каравына шул хакта җентекләп язылган закон проекты кертергә җыеналар. Ул турыда депутатлар каршында чыгыш ясаганда илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.
Фикерен үзенчә дәлилләп тә күрсәтте: хәзергә кадәр дәвам итә торган пенсиягә чыгу яше 1940 елларда билгеләнгән. Бу чорда гомер озынлыгы да шуңа тәңгәл килгән. Ә хәзер яшәү дә, тормыш та икенче һәм законны үзгәртергә мөмкинлек бар. Тарихка күз салсаң, ир-атларга 1932 елдан башлап, картлык буенча пенсия 60 яшьтән билгеләнә. Хәрбиләр, зарарлы җитештерү тармагында эшләүчеләр тагын да алданрак – 45, 50, 55 яшьтә лаеклы ялга китә. Ә хатын-кызларга, белгәнебезчә, пенсия алу өчен 55 яшькә җитәргә кирәк. Шулай ук ташламалы категория дә бар: алар 45 яки 50дән пенсиягә чыга. Түрәләребез шушы саннардан соң, мисалга чит илләрне китерергә ярата. Мәсәлән, Бөекбританиядә, Япониядә, АКШта, Канадада ирләр дә, хатыннар да 65 яшькә кадәр пенсиягә өметләнә дә алмыйлар. Ә нишләптер, аларның безнең картларга караганда озаграк яшәвен әйтергә онытып җибәрәләр. Мәсәлән, Японияне генә алыйк. Японнарның уртача гомер озынлыгы – 84,6 яшь. Бездә ирләр уртача – 66, хатын-кызлар 71гә кадәр яшәсә, японнарда ул күрсәткечләр 78 һәм 82 яшькә туры килә. Аерма бармы? Яшәү, эшләү шартлары, медицина хезмәте, пенсиягә чыккач, бер илдән икенчесенә сәяхәт итеп йөрүләрне чагыштырсак, анысы да, кызганыч, безнең файдага булмаячак.
Экс-министр Алексей Кудрин, стратегик эшләнмәләр үзәген җитәкләүче буларак, пенсия яшен озайтуларга 2034 елга кадәр алынмаска кирәк, дип белдергән иде. Ул чагында хатын-кызларга – 63, ир-атларга 65 яшь билгеләү кулай булыр иде, ди ул. Ә Мәскәүдәге социаль анализ һәм фараз институты директоры урынбасары Юрий Горлин 63 һәм 60 бик таман дип саный. Аның фикеренчә, ирләрнең байтагы 60тан соң эшләвен дәвам итә әле. Тик 63тән соң бермә-бер кими һәм шуннан хезмәт итүчеләр елдан-ел азая бара. Кәгазьдә язылганнарга ышансаң, хатын-кызлар 59-60ка кадәр эшли дә кисәк кенә ялга китеп бара. Әллә ялга китәләр, әллә хастаханәгә? Юрий Горлин хатыннарны 60ка кадәр эшләтү яклы. Ул шулай ук пенсиягә чыгу яшен акрынлап арттыру фикерен дә күтәрә. Әйтик, беренче дүрт-биш елда елына 3 ай кушсаң, халык үзгәрешләргә җиңелрәк җайлашыр иде, ди ул.
Татарстанда исеме яхшы таныш, элеккеге сәламәтлек саклау министры, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та бу җәһәттән икътисадчы буларак сүзен җиткерде. “Әлеге мәсьәләне кузгату ничек кенә уңайсыз булмасын, пенсия яшен арттыру буенча карар кабул итәр вакыт килеп җитте, – диде ул. – Бу карар һич югы пенсия күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Пенсияләрнең гомуми хезмәт хакыннан 40 проценттан түбәнрәк булуына юл куя алмыйбыз”. Айрат Зәки улы кемнәрнең хезмәт хакы турында сүз алып баргандыр, ул хакта ачыклык кертмәде. Һәрхәлдә, бу сүзләр бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә кагылмый бугай. Кайбер тармакларда хезмәт хакы пенсия акчасыннан да азрак түләнә бит. Хәер, кәгазьдәге сумма белән кулга кергәне икесе ике төрле.
Илдә эшләүчеләрнең азаюы аркасында пенсия түләүдә тоткарлыклар да килеп чыгарга мөмкин дип, куркытып куючылар да бар. Дөрес, әлегә бу янамый. Пенсия өләшүдә тоткарлыклар юк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина республикада пенсиягә чыгучыларның саны елдан-ел артуын искәртте. 2001 елларда пенсия яшендәгеләр миллионга якын булса, хәзер миллион бер йөздән күбрәк. Ел саен якынча 70 мең кешегә пенсия билгеләнә.
“Авылда тормыш үзгәрә, яхшыра, диләр. Дөрес, үзгәрешләр дә бар, ләкин көзен, кышын, язын терлекчегә, механизаторга аякка резин итек кимичә булмый. Авыл урамнарында элек терлекчелектә эшләгән апалар очрый. Барысы да таякка таянган. Шуларның артларыннан кызганып карап калам. Андый түгелләр иде, салкын тиюләр, күтәрүләр, авыр эшләр шундый хәлгә калдырган. Механизаторлар радикулит, астма белән авырый. Авыл халкы бүген дә иң авыр хезмәтне башкара. Пенсия яшен бөтен кешегә дә бер төрле итеп кую, арттыру дөрес түгел ул. Күпме генә сөйләсәк тә, Европа була алмыйбыз, безнең климат шартлары да башка – кыш озын, суык. Хезмәт шартлары буенча да бүтән, безгә аларны куып җитәргә ерак әле. Һәр авылга аерым якын килү кирәк”, – ди Спас районында 30 елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче Дамир Хәмидуллин. Ә депутатлар ничек хәл итәр?.. Алар кыш, яз салкыннарын сизә микән?
Фото: https://pixabay.com | stevepb
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев