Пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләр идегезме?
Бу көннәрдә генә Россия вице-премьеры Ольга Голодец пенсия күләмен 25 мең сумлык чиккә җиткерергә җыенулары турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, моңа ирешү ил Хөкүмәтенең өстенлекле һәм мөһим бурычларының берсе булып тора. Кесәдәге акчаның кайчан артачагы гына билгесез. Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, пенсия күләмен арттыруның бер генә ысулы бар. Ул да булса, пенсия яшен арттырырга кирәк, дигән. Ир-атлар – 65, ә хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләсә, пенсия өчтән бергә артачак, дип тә өстәгән. Сез пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләргә ризамы?
Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, җырчы:
– Бу фикер ике яклы, әлбәттә. Сәламәтлеге нык булганнарга 63 яки 65 яшькә кадәр эшләп, югары пенсия алу мөмкинлеге тудырсалар, бик яхшы. Ләкин авыр хезмәт башкаручылар да бар бит. Еш кына аларның пенсиягә чыкканчы ук сәламәтлеге какшаган була. Шуңа күрә алтмышның теге ягында эшләргәме-юкмы икәнен үзләренә хәл итү мөмкинлеген бирергә кирәк. Хатын-кызларны артык күп эшләтмәкче булалар, дип тә уйлыйм.
Динара МИҢНЕКӘЕВА, журналист:
– Бу фикер белән килешәм, мин пенсиягә чыгу яшен арттыру яклы. Хәзерге заманда, лаеклы ялга чыгуга карамастан, күп кеше эшли. Безнең әни дә, туганнар да эштән туктамады. Бу гамәлләрен, балаларны аякка бастыру өчен, дип аңлаталар. Аларның өйдә утыруларын күз алдына да китереп булмый, йөгереп эшләп йөриләр. Ә ни өчен әле сәламәт кеше эшләмәскә тиеш? Өйдә утырсаң, башка начар уйлар килә, үзеңне беркемгә кирәксез итеп тоясың, картайдым, дип борчыласыңдыр, дип уйлыйм. Дөрес, мин әле утыз яшьтә генә, алтмышка чаклы шулкадәр яшәргә кирәк. Бөтен кешегә пенсия яшенә җитәргә, аны күрергә язсын.
Гөлзада КАМАРТДИНОВА, Буа сатира театры артисты:
– Мин, гомумән дә, пенсия яшен арттыруга каршы. Чөнки бүген гамәлдәге пенсия яшенә җитмичә вафат булучылар күп. Шуңа күрә чыгу вакытын бераз киметсәләр дә ярыйдыр. Хәзер гел борчу-мәшәкатькә чумып яшибез бит. Ә авыруларның күбесе нерв какшаудан килеп чыга да инде. 50-55 яшьтә үк эшкә яраксыз хәлгә җитүчеләр таныш-белешләр арасында да күп. Әле анысы авырта, әле монысы. Ә акча күләмен арттыруны хуплыйм.
Илсөяр СӘГЪДИЕВА, Казанның 20 нче номерлы гимназиясе укытучысы:
– Әлбәттә, эшләр идем. Пенсия күләменнән канәгать булмыйча, алга таба да эшләргә теләүчеләр барыбер җаен таба. 55 яшьтә бер урыннан лаеклы ялга китеп, башка эштә эшләп йөрү акча җитмәгәнлектән бит инде. Пенсия күләмен арттырсалар, бЗкә кадәр эшләр идем. Кеше эштән туктагач, шунда ук олыгаеп китә. Ә 63 яшькә кадәр эшләүчеләр тиз картаймый.
Габдулла ГАЛИЕВ, 85 яшьтә югары белем алган Әгерҗе районының Кырынды авылы пенсионеры:
– Мин үзем 60 яшьтән соң эшләмәдем. Әмма лаеклы ялга чыккач, 9 китап яздым. Бу да хезмәт бит! 85 яшьтә Алабуга педагогика институтын тәмамладым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алдым. Әмма пенсия яшен арттыру белән бер дә килешмим. Сәламәтлеге какшаган, гаиләсендә проблемалары булган кешеләр дә бар бит. Төзелештә, авыр эштә хезмәт куючыларның сәламәтлеге моңа чыдармы? Бик четерекле мәсьәлә. Мин 30 ел фельдшер булып эшләдем. Җиде чакрым ераклыктагы авылга кышын җәяү, җәен мотоциклда йөри идем. Дөрес, алтмыштан соң да сәламәтлегем әйбәт иде. Бүген миңа – 90 яшь.
Лилия ЕГОРОВА, тәрбияче (Казан):
– Мин риза түгел. Ул яшькә җитеп булырмы, дип кайгырам әле. Бездә бит уртача гомер озынлыгы да 75 яшь чамасы гына. Бигрәк тә ир-атлар аз яши. 65 яшькә кадәр эшләсәләр, кайчан ял итәрләр соң? Сәламәт кеше генә хезмәт итә алачак. Көче, дәрте-дәрманы булганнар хәзер дә эшләп йөри. Әнием дә пенсиягә чыккач, ялга китмим дигән иде. Әмма эшли алмады. Чөнки хезмәте авыр иде. Ул хат ташучы булып эшләде. Аларга товар сатуны да йөкләделәр. Пенсия яшен билгеләгәндә, һөнәрнең авырлыгын исәпкә алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев