Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар

Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак.

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанда ясалган өч роботны сатып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Эйдос-Робототехника» ҖЧҖ генераль директоры Антон Сурьянинов хәбәр итте.

Роботларны мебель ясау һәм балалар мәйданчыкларында эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта файдаланачаклар.

«Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак», - дип искәртте Сурьянинов.

Роботларны бизнес вәкилләре сатып алган. Килешүләр быелның көзендә төзеләчәк. Килешүнең бәясе хәбәр ителми.

Татарстанда ясалган роботларга берничә зур предприятие кызыксыну белдергән.

Фото: Александр Третьяков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев