Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петербургта Винера Абдуллина күргәзмәсендә Ш.Мәрҗани бюсты тәкъдим ителде

Мәрҗани бюстын беренчеләрдән булып сынчы, рәссам һәм график Баки Урманче ясаган иде.

Бөек мәгърифәтче Ш. Мәрҗанинең Винера Абдуллина ясаган бюстын беренче тапкыр Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Тулы вакәләтле вәкиллегендә галимнең 200 еллыгына багышланган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүгенгә Ш.Мәрҗәни бюстын  әле ике генә сынчы эшләгән. Беренче сынның авторы - XX гасыр татар мәдәнияте эшлеклесе, Татарстан һәм Россия халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сынчы, рәссам һәм график Баки Урманче. Икенчесенеке менә - Винера Абдуллина.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вакәләтле вәкиллегендә Россия Рәссамнары берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сынчы Винера Абдуллинаның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең төп экспонаты авторның яңа әсәре - татар фәлсәфәчесе, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең бюсты.

Күргәзмәдә шулай ук автор иҗат иткән М.Җәлил, Г.Тукай, А. Баязитов һ.б. сыннар да тәкъдим ителгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев