Полицейскийлар Колумбия кешесе Казан ярминкәсендә урлаган кыйммәтле әйберләрне тапкан
Тиздән бриллиантлар законлы хуҗасына тапшырылачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан полицейскийлары Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Колумбия кешесе урлаган зәркән эшләнмәләрне тапкан.
Шунысын да искәртик: 2018 елның июлендә Россиядәге бер зәркән компаниясенең кыйммәтле әйберләрен төягән вакытта 160 миллион сумлык бриллиантлар һәм бизәнү әйберләре салынган чемоданны урлыйлар. Товарның югалуын аэропортта ачыклыйлар.
Хокук сакчылары тиздән фаразланган җинаятьченең шәхесен ачыклый, ул Колумбиядә яшәүче Валеро Валеро Эдгар Алехандро булып чыга. Тикшерүчеләр ул кыйммәтле багажны төргәкләүдә катнашкан дип фаразлый. Аны халыкара эзләүгә бирәләр, шуннан соң быелның март аенда Россиягә китерәләр.
Валеро Валеро Эдгар Алехандро урланган бизәнү әйберләрен Казандагы бер районның урман полосасында җиргә күмүе хакында әйтә. Озак кына эзләгәннән соң полицейскийлар кыйммәтле әйберләр салынган дүрт капчык табып ала. Тиздән бриллиантлар законлы хуҗасына тапшырылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев