Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профессиональ психологлар махсус операция хәрбиләренә тәүлек буе телефон аша ярдәм итә

Татарстанда психологик ярдәм телефоны эшли. Аның номеры буенча белгечләр махсус операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә тәүлек әйләнәсе ярдәм итәргә әзер.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Татьяна Гурьянова сөйләде.

«Телефон линиясенең 279-55-80 номеры тәүлек әйләнәсе эшли. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кризис хәлендә булган кешеләргә тәүлек әйләнәсе махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә торган «Өмет линиясе» хезмәте, шул исәптән ул суицидларны профилактикалау юнәлешендә дә эшли», – дип билгеләп үтте табиб.

Психиатр сүзләренчә, бу линиядә эш стажы зур булган һәм моңарчы инде татарстанлыларга гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм иткән әзерлекле психологлар, психотерапевт һәм психиатрлар эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» программасы буенча пилот режимында шул ук исемдәге сайт һәм телеграммда чат-бот эшли башлады. Биредә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә федераль, республика һәм муниципаль ярдәм чаралары җыелган һәм тәртипкә китерелгән. Хәзерге вакытта бер генә төбәктә дә һәм илдә дә бу платформаның аналоглары юк.

Ярдәм чараларының тулы исемлеге белән танышудан тыш, кулланучыларның ярдәм күрсәтмәүләре яки ташламалар түләмәүләре турында сорау бирү мөмкинлеге бар — ул адреслы җавап әзерләү өчен хакимият органнарына җибәрелә.

Искәртеп узабыз, июнь аенда Россия Президенты Владимир Путин хәрби корреспондентлар белән Кремльдә узган очрашуда махсус операциядә катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек саклау линиясе буенча да, ярдәм күрсәтелергә тиешлеген билгеләп үтте.

«Алгы сафларда кем булуы һәм нинди генә сыйфатта булуына карамастан, алар барысы да — Ватанны саклаучылар, һәм аларның үз тормышларын куркыныч астына куярга яки ил өчен үз гомерләрен бирергә әзер булуларына Ватан тулы җавап бирергә тиеш. Барысы да тигез хәлдә булырга тиеш, моның өчен законга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзерге вакытта Саклану министрлыгы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән төзелгән контрактлар социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Чөнки дәүләт белән контракт булмаса, Саклану министрлыгы белән контракт булмаса, дәүләт тарафыннан социаль гарантияләр өчен хокукый нигезләр дә булмый», – дип билгеләп үтте Президент.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/professional-psixologlar-maxsus-operaciya-xarbilarena-taulek-bue-telefon-asa-yardam-ita-5879124

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев