Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин “КАМАЗ”ның Үзбәкстан базарында колач җәюен әйтте

КАМАЗ Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм сервис үзәге ачарга планлаштыра.

Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең Үзбәкстан белән уңышлы хезмәттәшлек итүче Россия компанияләре арасында булуын искәртте. Ул бу хакта Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән сөйләшүләрдән соң белдерде.

“Үзбәкстан базарында “Россельмаш”, “КАМАЗ”, “Евроцемент” һәм Россиянең башка компанияләре колач җәя”, - диде Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, Россия белән Үзбәкстан арасында энергетика, углеводород табу, эшкәртү һәм транспортлау өлкәләрендә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе яхшы. Путин шулай ук Үзбәкстан икътисадында җыелган Россия инвестицияләре 9 млрд долларга җитүен әйтте.

С Президентом Узбекистана Шавкатом Мирзиёевым.

Бүген Ташкентта Россия белән Үзбәкстан арасында I Төбәкара хезмәттәшлек форумы ачылды. Анда РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Форум алдыннан Татарстан Президенты Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда уртак проектлардан тыш, Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм сервис үзәге ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев