Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин күп балалы гаиләләргә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен түләү кертергә мөмкиннәр, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк.

Путин күп балалы гаиләләргә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен түләү кертергә мөмкиннәр, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк. «Это у нас семейное» конкурсының финалист гаиләләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәге мәсьәләләрне карарга:..> б) күпбалалы гаиләләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган еллык түләүне билгеләү турында <...>», — диелгән йөкләмәләр исемлегенең бер пунктында.

Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул агымдагы елның 1 декабренә кадәр доклад белән чыгыш ясарга тиеш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kup-balaly-gailalarga-ostama-tulau-kerterga-takdim-itte-5893114

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев