Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Медицина чикләве булса, хезмәткәрдән прививка ясату таләп итәргә ярамый

Россия Президенты коронавирустан мәҗбүри вакцинация турындагы сорауларга җавап бирде.

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, вакцинациягә каршы медицина чикләве (медотвод) булса, эш бирүче хезмәткәрдән мәҗбүри прививка таләп итү — законсыз.

Россия Президенты туры эфир вакытында эш бирүченең коронавирустан мәҗбүри вакцинация турында документ таләп итәргә хокуклы булмаган очракларны атады. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, бу — кешедә вакцинациягә каршы медицина чикләве булу.

Мәскәүдә яшәүче Евгений Цветков, үзенең хатыны — мәктәп укытучысын, хроник авырулары аркасында медотвод булуына карамастан, прививка ясатырга мәҗбүр итүләре турында сөйләде.

Владимир Путин бу гамәлләрне законсыз дип атады.

«Медицина күрсәткечләрен ягыннан караганда кеше өчен чикләү бар икән, вакцинацияне таләп итәргә берәүнең дә хокукы юк. Минемчә, сезнең хатыныгыз эшләгән мәктәп директоры бу хакта белмидер. Ул моны ишетер һәм законсыз таләпләрен бетерер дип өметләнәм», — диде дәүләт башлыгы.

Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры линия уза.  

Фото: Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев