Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Россия президенты мөселман оешмаларының милләтара һәм динара татулыкны саклауда рольләрен дә билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" яза.

“Бу якты бәйрәм бөтен илдә – дини җәмгыятьләрдә, шулай ук туганнар һәм якыннар арасында да зурлап билгеләп үтелә. Күп еллар дәвамында Россия мөселман оешмалары ил һәм җәмгыять тормышында катнаша, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын саклау мәсьәләләренә, хәйрия эшләренә зур игътибар бирәләр, милләтара һәм динара татулыкны саклауны кайгырталар”, - диелгән хәбәрдә.

“Әлбәттә, бабаларыбыз гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә яшьләрне җәлеп итү мөһим. Мондый зур, нәтиҗәле эш тирән хөрмәткә һәм ярдәмгә лаеклы”, - дип билгеләп үтте президент.

Фото: kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев