Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Россиядә ел ахырына кадәр хезмәт хакы 1,5 процентка артачак

Хезмәт хакының артуына да карамастан, халыкның реаль керемнәре кими.

Ел ахырына кадәр россиялеләрнең хезмәт хакы 1,5 процентка артачак, шул ук вакытта, РФ гражданнарының реаль керемнәре әлегә кими. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтәдә шулай дип белдерде.

«Россиялеләрнең хезмәт хакы ел ахырына кадәр 1,5 процентка артачак. Шунысы кызганыч, халыкның реаль керемнәре кимүгә таба бара», - дип белдерде Владимир Путин.

Президенты сүзләренчә, реаль керемнәрнең кимүе 3 процентка якын тәшкил итәчәк. Бу шәхси эшкуарларның керемнәре азаю, пандемиянең тискәре нәтиҗәләре һәм башка сәбәпләр белән бәйле.

Фото: архив/Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев