Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин төбәк башлыкларына халык белән аралашуда Татарстан тәҗрибәсен карарга киңәш итә

Россия Президенты төбәк җитәкчеләренә үзләренең туры элемтәләрен үткәрергә тәкъдим итте.

Бүген туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә дә үзләренең туры элемтәләрен үткәрергә киңәш бирде. Мисал китергәндә, Путин Татарстан тәҗрибәсен искә алды.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу төбәк хакимиятләренә гражданнарны борчыган иң актуаль проблемаларны ачыкларга һәм төрле юнәлешләрдә үз эшләрен оптималь рәвештә дөресләргә ярдәм итәчәк.

«Бу беркемгә дә комачау итми, чөнки турыдан-туры аралашу кешеләрнең сорауларын дәүләт яки төбәкнең беренче затына бирергә мөмкинлек тууы белән генә мөһим түгел. Гражданнарны борчыган иң актуаль проблемаларны сайлап алу эше тагын да мөһимрәк. Бу социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, торак төзелеше өлкәләрендә үз гамәлләреңә төзәтмәләр кертүдә бик мөһим. Төбәк башлыкларына гражданнар гозеренә колак салырга киңәш итәм», — диде Россия лидеры.

Мисал итеп, РФ Президенты төбәкләр, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсенә дә тукталды. «Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы башлыклары гражданнар белән үзләренең социаль челтәрләре аша актив аралаша», — дип искәртте ул.

Путин шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләренә автомат режимда эшләргә омтылырга кирәклеген әйтте. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 19 маенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры трансляция кысаларында "Татарстан 24" телеканалы эфирында татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев