Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путинның инаугурациясендә Президент кортежы булмаска мөмкин

Чараны оештыру белән яхшы таныш чыганак РИА «Новости» агентлыгына инаугурациянең үзенчәлекләре хакында сөйләгән.

Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе Президент кортежының башкала урамнары буйлап традицион сәяхәтеннән башка гына үтәргә мөмкин, дип хәбәр итте РИА «Новости» агентлыгы чараны оештыру белән яхшы таныш чыганакка сылтама ясап.

«Бу юлы Президент кортежы тантаналы төстә Мәскәү урамнары буйлап Кремльгә килмәскә мөмкин», - диде чыганак.

Моннан алдагы инаугурацияләрдә Путин автомобилен Кремльгә Федераль сак хезмәтенең Почетлы эскорты озата барган иде.

Россия Президентының инаугурациясе 7 майда узачак.

Фото: http://static.kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев