Һәр икенчесе яраксыз
Яңа уку елы башланыр алдыннан, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кибет киштәсендәге мәктәп формасын тикшерергә тотынды. Белгечләр чалбарларны энә күзе аша үткәргән. Нәтиҗәсе әллә ни куандырмый.
Белгечләр илнең утызга якын төбәгендә җитеште- релгән 62 пар чалбарның сыйфатын тикшергән. Аларның бәясе 500 сумнан 3 мең ярым сумга кадәр җиткән. Моңа сөенергәме, әллә көенергәме: Татарстанда тегелгән өс киемнәрен сайламаганнар. Аның каравы, базарда шыплап тулган Кытай, Үзбәкстан, Белоруссия кебек җитештерүчеләр тәкъдим иткән товарның сыйфатын тикшергәннәр. Өс киеме тегелгән тукыма һава йөртәме, дымны яхшы үткәрәме, юганда төсе уңмыймы, бөгәрләнмиме кебек таләпләр буенча караганнар. Чалбарларга куркынычсызлыкка бәйле таләпләр дә куйганнар хәтта. Мәсәлән, тукыма составында агулы матдәләр юкмы, каптыргычлары дөрес тегелгәнме икәнен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә нибары алты чалбар “бишле” билгесе алган. Һәр ике өс киеменең берсе сыйфатсыз, дигән белгечләр. Баласын мәктәпкә җыендыручы әти-әниләрне тынычландырырга да тырышканнар: былтыр белгечләр тикшергән мәктәп формасының 80 проценты начар сыйфатлы булып чыккан, ди.
Тикшерү эшендә катнашкан “Роскачество” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов әйтүенчә, мәктәп формасының уңайлылыгы ул тегелгән тукыманың составына турыдан-туры бәйле икән. “Кызганыч, безгә эчке ягында синтетик тукыма тегелгән чалбарлар күп очрады. Нинди генә сыйфатлы товар булмасын, мондый өс киеме һава үткәрми, – дигән ул. Җитештерүчеләр арасында тукыма составы турында дөрес мәгълүмат җиткермәүчеләр дә шактый икән. Шуңа күрә белгечләр кибеткә барганда игътибарлырак булырга киңәш иткән. Өс киемен тотып карап, танылган җитештерүчеләрдән сатып алырга кушканнар. Арзанлы товарның сыйфатлы булмавын истән чыгармагыз!
Фото: https://pixabay.com | strausadolf
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев