Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр тыныч аткан таң өчен куана

18 августта Түбән Шытсу авылында яшәүче Әмин Галәви улы Галәвиевка 90 яше уңаеннан Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.  

 

Үсмер чоры сугыш елларына туры килгән Әмин Галәвиев бик күп авырлыклар күреп үсә. Колхозда төрле эшләр башкара, балта остасы да була.  1955 елда авылдашы Фәүзия исемле кыз белән гаилә коралар. 1963 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Әмин абый биредә 25 ел шахтер булып эши. 1995 елда туган авылларына кайтып төпләнәләр. Лаеклы ялда булуына карамастан Әмин Галәвиев колхозда эшләвен дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора.  Аның гомуми эш стажы  49 ел.  Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Алар тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Бүген 6 оныклары, 11 оныкчыкларына кадерле әби-бабай булып, бәхетле картлык кичерәләр. «Без, сугыш чоры балалары, бик күп михнәтләр күрдек. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз», - ди Әмин Галәвиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев