Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы җитеште­рү­ендә күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре һәм югары күрсәт­кечләргә ирешүләре өчен “Са­ба” җәмгыятенең Явлаштау бүлеге терлекчесе Марат Вә­дүт улы Фәизов; кладовщик Камил Мөхәмәтдин улы Фазлыев; “Иген” кооперативы төрле эш башкаручысы Әнәс Арс­лангали улы Сөләйманов; эретеп ябыштыручылар Мар­сель Вәсил улы Вәлиев; Рә­ис Вакыйф улы Мәүлин; җәмәгать туклануы системасында намуслы хезмәте өчен “Аш-су” җәмгыяте машина йөртүчесе Вадим Хәлил улы Баһманов  Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Республиканың агро­сәнә­гать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык на­муслы хезмәте өчен “Симет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шамил Җәмил улы Зәйнетдинов Татарстан Республикасының “Фи­­дакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Республиканың газ сәнә­га­­тен үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хез­­­­мәте өчен ма­гист­раль газ­үткәргечләрнең Шәмәрдән ли­ния-җитештерү идарәсе электро­монтеры Фәнис Фәрит улы Кәримовка “Татарстан Рес­­пуб­ликасының атказанган газ тар­магы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы җитеш­те­рүендә намуслы хезмәте өчен “Курсабаш” җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте тракторчы­сы Гомәр Дәүләтҗан улы Нигъ­мәтҗановка “Татарстан Рес­публикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирел­де.

Республиканың агро­сәнә­гать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте бригадиры Илгиз Хатыйп улы  Салиховка “Татарстан Рес­пуб­ли­касының ат­казанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм законлылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен җаваплылыгы чикләнгән "Төзүче" җәмгыятенең хокукый мәсьәләләр буенча директор урынбасары Дон Конс­­тантин Вячеславовичка "Та­тарстан Республикасының ат­казанган юристы" дигән мак­таулы исем бирелде.

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Олимп” спорт мәктәбе”нең хоккей буенча тренеры Илнур Камил улы Галимҗановка  Татарстан Республикасы Рәисенең Рәх­мәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев