Рамазан җитте
Иртәгә рамазан аена һәм уразага керәбез. Мәчетләрдә бүгеннән тәравих намазы укый башладылар. Быел Казанда 26 һәм 27 май көннәрендә алтынчы тапкыр республика ифтары үткәреләчәк. Аны, башка еллардан аермалы буларак, ир-атларга һәм хатын-кызларга аерым көннәрдә оештыралар.
Ике көндә дә догалар укылачак, мөнәҗәтләр әйтеләчәк. Хатын-кызларны мөселманча киенү рәвеше белән дә таныштырачаклар. Һәр елдагыча мәчетләрдә дә авыз ачтырачаклар. Рамазан аенда республикага 47 Коръән-хафиз киләчәк. Быел фитра сәдакасы – 100 сум, зәкәт түләрлек малы булганнарга 600 сум итеп билгеләнгән. Зәкәт 210 мең сумнан исәпләнә. Ел дәвамында шулкадәр яки аннан да күбрәк акчаң җыелган икән, мохтаҗларга 2,5 процент зәкәт түләргә тиешсең.
Матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин байтак кына сорауларга ачыклык кертте. Сораулар булса, dini.sorau@tatar.ru адреcы буенча юлларга мөмкин. Аларга мөфти үзе җавап бирәчәк.
– Рамазан аенда җәннәт ишеге ачыла, тәмуг, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, алар ялда, безнең белән нәфесебез генә кала, – дип башлады чыгышын Камил хәзрәт.
Аның фикеренчә, 19 сәгать бер тамчы су, бер тәгам ризык капмыйча торудан куркырга кирәкми. “Фәрештәләр көн дәвамында ярдәм итеп, дога кылачак. Ураза тотып, ач торганнан беркемнең дә үлгәне юк әле. Ә күп ашау төрле авырулар китереп чыгара”, – диде ул. Ураза тота алмаучыларга – шул исәптән, мөселман табиблары рөхсәт итмәгән авыруларга, картларга 200 сум хисабыннан фидия түләү каралган. Сау-сәламәт кеше исә фидия сәдакасы белән генә котыла алмаячак, ураза тоту хәерлерәк.
Республика ифтарында бөтен теләгән кеше дә катнаша алмый. Районнарда чакыру билетлары мөхтәсибләр аша таратыла. Күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ятим балаларга, инвалидларга, сукырларга да чакыру билетлары булачак.
Республика ифтарына ярдәм итүчеләр, ягъни волонтерлар җыю әле дә дәвам итә. Нәзарәт сайтына кереп, теркәлү узарга мөмкин. Ике көндә дә кунакларга 300 егет һәм кыз хезмәт күрсәтәчәк, диләр. Аларның ул көннәрдә ураза тотуы мәҗбүри түгел. Районнардан гаиләләре белән шул эшкә алынырга теләк белдерүчеләр дә бар икән. “Хәзер яшьләр элекке кебек футболкага кызыгып яки танышу өчен түгел, уразаның ни икәнен аңлап, савап алу өчен килә”, – дип белдерде Диния нәзарәте вәкиле Айгөл Биктимерова. Волонтерларның эше бик соң, төн уртасында гына тәмамлана, аларны махсус транспорт өйләренә таратып йөриячәк. Оештыручылар әйтүенчә, ифтарга җәмәгать транспортында килү уңайлырак булачак. Мәчетләргә тәравих намазына җыелган халыкны кайтаруны да шәхси транспортка ия кешеләр үзләре оештыра ала. Ураза гаете 15 июньгә туры килә. Гает намазы авылларда – иртәнге сәгать дүртенче яртыда, Казан, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләрдә җидедә башланачак.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев