Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Рәшә» агитбригадасы игенчеләргә дан җырлый

Уңыш-2024

«Туган як» җәмгыятендә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша.Игенчеләр йокы һәм ял белмичә, тулы көч белән эшлиләр.

 Мондый кызу көннәрдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының "Рәшә" агитбригадасы  хезмәт геройларына ярдәм итү йөзеннән "Бай кырларым, сез" тематик программасы белән кырга чыкты. Такмаклар җырладылар, "Игенчегә», «Матур булсын» дигән җырлар яңгыраттылар. Авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен игенче-механизаторлар адресына рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Авыл хезмәтчәннәре артистларга яхшы кәеф һәм алга таба казанышларга илһам биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев