Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Фәйзуллин йөзәргә чакыра!

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин янә әдәбият, мәдәният һәм спорт бәйрәменә чакыра. «Фәйзуллин йөзүләре» быел Арча районында — Ахун чишмәсе янында узачак. Бүген көне дә билгеле булды.

Равил Фәйзуллин менә инде ничә дистә еллар дәвамында үзенең дусларын, хезмәттәшләрен, иҗатташларын җыеп, спорт бәйрәме оештыра. Баштарак ул Казансу буйлап йөзсә, соңгы елларда күлләрдә йөзә башлады. «Бәйрәмгә килүчеләр дә рәхәтләнеп йөзсен иде», — дигән иде ул бу үзгәрешләргә аңлатма биреп.

Быелгы йөзеш беренче тапкыр Арча төбәгендә узачак. Аерым алганда, Гариф Ахунов туган төбәктә, Ахун чишмәсе янындагы Казанбаш буасында үтәчәк. Шагыйрь сүзләренә караганда, бирегә танылган шагыйрьләр һәм язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Финишка исән-сау килеп җитүчеләргә бүләкләр дә каралган, ди Равил Фәйзуллин. Чарага теләгән һәр кеше килеп кушыла ала, дип тә өстәде халык шагыйре.

Ә инде кайсы көн дигәндә, «Фәйзуллин йөзүләре» 28 июльгә — шимбә көненә планлаштырылган.

Чараны быел ТР Язучылар берлеге һәм Арча районы хакимияте белән берлектә оештыралар.

Фото: tatar-inform

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев