Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Гайнетдин мәрхүмә Валерия Порохованың туганнарының кайгысын уртаклашты

Җеназа намазын 4 сентябрьдә Мәскәүдә укыячаклар.

Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәрхүмә Валерия-Иман Порохованың туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Профессиональ тәрҗемәче-синхронист һәм мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия-Иман Порохова 79 яшендә вафат булды.

«Россия Мөфтиләр Шурасы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән зур кайгыгыз белән уртаклашам. Валерия-Иман Порохова гади тәрҗемәче-синхронист кына түгел, ә Россиянең яңа тарихында Изге Коръәнне тәрҗемә иткән бердәнбер белгеч иде. Валерия-Иман Михайловна күп еллар дәвамында актив мөселман җәмәгать эшлеклесе булды», - диелә кайгы уртаклашу текстында.

«Аның хәләл җефете Мөхәммәд Әл-Рөшд, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, Валерия-Иман Михайловнаның туганнары һәм якыннарына түземлек телим», - ди мөфти.

Җеназа намазын 4 сентябрьдә Мәскәүдә укыячаклар.

Фото: facebook Али Вячеслава Полосина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев