Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Гайнетдин янгыннарны сүндерергә бәрәкәтле яңгыр сорап дога кылырга чакыра

«Һәр эштә Аллаһы Тәгаләне искә алу, аның рәхмәтенә өметләнү, ярдәм сорау мөһим», - дигән мөфти.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин илдәге янгыннарны сүндерер өчен бәрәкәтле яңгыр сорап, дога кылырга чакыра. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Менә инде берничә атна дәвамында безнең илдә янгыннар чыга. Без бу һәлакәтнең нәтиҗәләре нинди булачагын төгәл әйтә алмыйбыз, әмма хәзер дә аның планетар масштабтагы фаҗига булу ихтималы аңлашыла. Хәзерге вакытта утны сүндерү өчен бөтен көч куела», - дигән мөфти шәех Равил Гайнетдин .

«Бүген, Зөлхиҗҗә һәм изге җомга җитү алдыннан, җирле дини җәмгыятьләр җитәкчеләрен, шулай ук мәчет имамнарын янгыннарны сүндерергә бәрәкәтле яңгыр сорап дога кылырга чакырам», - дип мөрәҗәгат итә мөфти.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, Кеше Җирдә иң акыллы җан иясе, һәм бөтен планета турында кайгыртуның нәкъ менә аңа йөкләнгән булуы гаҗәп тә түгел. Вакыйгалар безнең өчен бу дөньяда барысы да Аллаһының чиксез хикмәте ятуын искәртә. Һәр эштәге нәтиҗәләр Ходайның ихтыярына бәйле булуын истән чыгармаска кирәк.

«Фән дөньясында ачышлар булса да, техник алгарыш алга китсә дә, кеше кайсыбер проблемаларны хәл итүдә тырышлык куйса да, барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Һәр эштә Аллаһы Тәгаләне искә алу, аның рәхмәтенә өметләнү, ярдәм сорау мөһим», - дигән мөфти шәех Равил Гайнетдин .

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев