Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Әхмәтшин армиянең легендар генералын 96 яшьлек юбилее белән котлады

Генерал Гәрәев 20 елдан артык Хәрби фәннәр академиясен җитәкли. Бүген дә, сәламәтлеге какшамаса, көн саен эшкә йөри.

Армиянең легендар генералы Мәхмүт Гәрәевны туган көне белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы исеменнән котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде.

Равил Гәрәевның өендә генерал-майор, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Динниулов та булды. Ул бөек хәрби начальникка Татарстан Генераллар советы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Мәхмүт Гәрәев - легендар кеше. Аның күз алдында һәм аның турыдан-туры катнашында башта совет, аннары Россия армиясенең куәте ныгый.

  • Мәхмүт Әхмәт улы алты сугышта катнашкан. 1941 елның ноябрендә Мәскәү янындагы сугышта катнаша, 18 яшендә батальон белән җитәкчелек итә. Генерал Гәрәев 20 елдан артык Хәрби фәннәр академиясен җитәкли. Бүген дә, сәламәтлеге какшамаса, көн саен эшкә йөри.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев