- Раяз, тагын кайсы төбәкләргә чакыру кабул иттең?
- Бүген шулай ук Биектау районына барачакмын, Алла теләсә. 4 июньдә - Питрәч районы үзәгендә, аннан соң Зәй районында, 5 июньдә - Арча районы үзәгендә узачак Сабан туйларында катнашырга җыенам. Арчадагы бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Президенты да булыр дип көтелә.
- Артистлар Сабан туенда эшли генәме, әллә ял да итәме?
- Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, әмма минем Сабан туенда ял иткәнем юк. Мине артист буларак Сабан туенда катнашырга чакыралар икән, мин ял итмим, ә эшлим.
- Ураза ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Моңа махсус әзерләнәсеңме?
- Ураза тотам дип әйтә алмыйм, әмма ифтар ашы уздырырга, корбан чалдырырга телим. Ел да корбан чалдырам. Ураза ае - артистлар өчен концертлардан туктап ял итү чоры. Мин исә студиядә яңа җырлар яздырырга планлаштырам. Фирзәр Мортазин һәм башка талантлы шәхесләр тарафыннан иҗат ителгән күп кенә яңа җырларым бар.
- Бүгенге көндә популяр булган "Алма кебек кызарасың" исемле җырыңа клип төшерергә теләмисеңме?
- Клипны Ураза аенда Алмаз Сәмигуллин командасы белән төшерергә җыенабыз. Алмаз - минем туганым да әле ул. Аның эчтәлеге бик кызыклы һәм үзенчәлекле булачак. Клип зәңгәр экраннарга туган көнемә (8 июль - ред.) кадәр чыгар дип өметләнәм.
- Раяз, җәй айларында кайда ял итәргә уйлыйсың? Чит илгә барачаксыңмы?
- Көннәр матур торса, үзебезнең якларда да ял итәргә була. Авылга кайтып, балык тотып, су коену - менә дигән ял! Чит илләргә барырга кызыкмыйм, аның мәшәкате күп. Бәлки Кара диңгез буена Кырымга яки Сочига барып кайтырбыз.
Нет комментариев