Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район тормышында якты эз калдырган шәхесне соңгы юлга озаттык

Өченчекөн сабалыларга  кайгылы хәбәр килеп иреште:  16 августта  озакка  сузылган  авырудан  соң район тормышында  якты  эз  калдырган, халык хуҗалыгы  үсешенә  зур  өлеш  керткән шәхес  Миннислам Әхмәт  улы Ногманов 72  яшендә вафат булды.

Миннислам  Ногманов 1949 елның 11 маенда Байлар Сабасы   авылында  туган.  Казан  авыл  хуҗалыгы институтында  авыл хуҗалыгын  механикалаштыру инженеры белгечлеге  алган. Саратов  югары  партия мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда “Сельхозтехника” район берләшмәсендә токарь ярдәмчесе булып  башлый. 1966-1969 елларда токарь, торф  хәзерләү отрядында тракторчы,  учетчы-бригадир булып эшли. 1969-1977 елларда - ВЛКСМның Саба  район комитетында оештыру бүлеге   мөдире, II секретарь,  КПСС райкомында  оештыру бүлеге инструкторы, ВЛКСМның район  комитеты I  секретаре. 1977 елда Саба  автотранспорт  предприятиесенә җитәкче итеп  куела һәм авыр хезмәт  участогында җаваплы вазифаны 1984 елга  кадәр  башкара.  1984-1991 елларда КПСС райкомы секретаре булып  эшли.  1991 елда  “Сабагаз”  идарәсенә АДС начальнигы итеп билгеләнә. Аннары хезмәт  эшчәнлеген  юл хәрәкәте иминлеге  фондының башкарма директоры, авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсенең бүлек начальнигы, “Сабагаз”  идарәсе инженеры  вазифаларында дәвам итә. 2004  елда  район хакимиятенең мобилизация эше буенча  баш белгече итеп билгеләнә.

Миннислам Әхмәт  улы Ногманов  кайда гына  эшләмәсен, хезмәт  вазифаларын үтәүгә зур җаваплылык белән  карады,  үзен  югары  квалификацияле, инициативалы белгеч итеп   күрсәтте. Актив җәмәгать эшчәнлеге, тыйнаклыгы, принципиальлелеге, хезмәттәшләренә җылы  мөнәсәбәте белән   район халкы  алдында зур абруй  казанды. Ачык күңелле, әдәпле, зыялы булуы белән аерылып торды. Халык депутатларының Саба районы  Советы депутаты итеп  сайланды.  “2нче  класслы  муниципаль  хезмәт референты” квалификацияле разрядына ия булды. Район  хакимиятенең, башка ведомстволарның  Мактау грамоталары,  күкрәк билгеләре белән бүләкләнде. 

 Миннислам Ногманов   кебек шәхесне  югалту,  бик  авыр.  Якты истәлеге сабалылар күңелендә озак  сакланыр.  Хатынына, балаларына, туганнарына  сабырлык  телибез.

Саба  муниципаль

районы  Советы,

башкарма комитеты һәм  район  ветераннар  советы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев