Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда тыл ветераннарына юбилей медалләре тапшыру акциясе старт алды

Районыбызда өлкән яшьтәге хатын-кызларга- тыл хезмәтчәннәренә 8 март бәйрәме алдыннан “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә –  75ел»  юбилей медалләрен тапшыру акциясе старт алды.

  Әлеге чара кичә  Шәмәрдәндә тантаналы шартларда оештырылды. Мәдәният йортында тыл ветераннары бәйрәм концертына чакырылып хөрмәтләнделәр. Мөхтәрәм ветераннар Хәкимә Биктимирова, Хәмидә Сафиуллина, Сәрия Фәхретдинова, Кәүсәрия Заһидуллинага юбилей медальләрен  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тапшырды. Тагын 37 ветеран хатын-кызга  медальләр бәйрәм көннәрендә өйләренә барып тапшырылачак. Хәкимә апа Биктимерованың туганы Фәимә Габдрәшитова бәйрәм уңаеннан  “Гомер кадерен белик!” дигән шигыре белән дә уртаклашты.

 

Бик тә зурлап чакырганнар,
Мәдәният йортыбызга.
75 еллыкка медаль,
Бүләкләр тапшырырга!
Сугыш күргән ветераннар
Бармак белән санарлык!
Иң өлкән Тыл ветераннарына
Сиксән тугыз, сиксән сигез!
Күк йөзебез аяз торсын! Тормышлар тыныч булсын!
"Сугыш "дигән афәтләрдән
Дөньялар тынып торсын!
Киләчәк буын шатланып,
Гомер кадерен белсен!
Сау-сәламәт, бердәм булып,
Яшәү мәгънәсен тойсын!
Рәхмәт! Җитәкчеләргә!
Һәм дә ки артистларга.

Зал да шыгырым тулды!
Бәйрәм искиткеч булды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев