Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның иң өлкән кешесе вафат булды

Районыбызның иң өлкән кешесе,Оет авылында яшәгән 104 яшьлек Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закирова вафат булды.

 Хәкимә апа соңгы елларда аягын имгәтү сәбәпле, ятып кына торырга мәҗбүр иде. Гомеренең соңгы көненә кадәр акылы камил, үзен зурлаган һәркемгә хәер-догада булып, илгә-көнгә тынычлык теләп гомер кичерде.Тормыш иптәше  Шәмсемөхәммәт белән алар 54 ел яшәп,  ун балага гомер бирәләр, әмма дүрт уллары да кыска гомерле була, бүген алты кызлары исән сау. «Әниебез гомер буе кешеләрне яратты. Бездән бер вакытта да кунаклар өзелмәде. Килгән кешегә йөгерә-йөгерә сый-хөрмәт күрсәтә иде. Базга гына ничә тапкыр төшеп менә иде ул. Аяклары ничек түзгәндер. Бик сабыр, бик уңган кеше булды. Алтыбызның да чәче  озын, һәрберебезнекен мунчада юып, тарап үрә иде. Без, балаларга сугу түгел, кычкырып та эндәшмәде. Без аңа мәңге рәхмәтле», - дип искә алалар бүген алар  газиз кешеләрен.

Хәкимә әбинең урыны оҗмахта, гүре нурлы булсын. Балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев