Разил Вәлиев авыл клубларына җиһазлар җитешмәвен әйтте
Депутат бу мәсьәләне авыл-район җитәкчеләре дә кайгыртырга тиешлеген әйтеп, иганәчеләрне җәлеп итәргә чакырды.
Авыл клубларын җанландыру өчен анда тиешле җиһазлар, музыка-уен кораллары да булырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев парламент утырышында шулай дип әйтте.
Депутат ел саен республикада дистәләгән мәдәният йортлары ачылуын искәртеп үтте. «Әмма алар тиешле дәрәҗәдә кадрлар белән тәэмин ителәме соң? Бу мәсьәләдә безнең мәдәният һәм сәнгать институтына, авыл-район җитәкчеләренә шактый җитди дәгъваларыбыз бар. Минемчә, кадрлар әзерләү, аларны авылга эшкә җәлеп итү өчен бермә-бер күбрәк тырышлык күрсәтергә кирәк. Без бүген шушы сессиядә “Мәдәният” турындагы законыбызга үзгәрешләр кертеп, авылга эшкә баручы яшь белгечләргә 50 һәм 100 мең сум күләмендә пособиеләр бирү мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз. Бюджет проектында аның өчен 9,5 млн сум акча да тәгаенләнгән. Әмма моның белән генә мәсьәләне тулаем хәл итеп булмый, авыл клубларын җанландыру өчен анда тиешле җиһазлар, музыка-уен кораллары да булырга тиеш», - дип саный Разил Вәлиев.
Депутат бу мәсьәләләрне Хөкүмәт белән бергә авыл-район җитәкчеләре дә кайгыртырга тиешлеген, иганәчеләрне җәлеп итәргә кирәклеген белдерде. «Һәр авылдан, ким дигәндә, берничә хәлле һәм дәрәҗәле кеше чыккан бит инде, минемчә, алар да туган авылларына әкренләп бурычларын түли башларга тиешләрдер», - диде ул.
Разил Вәлиев бюджет проектының зур булуын искәртеп китте. "Карл Марксның “Капитал”ыннан да күләмлерәк бюджет проектын кулга алгач бер кавымга югалып калдым. Чөнки мин узган гасырның 90 елларында бюджет проектының 20-30 битле чакларын да хәтерлим. Ә бүгенгесенең күләме мең биттән дә артып киткән!" - диде депутат.
Депутат мәгариф учреждениеләре буенча да саннар китерде. "Мәсәлән, 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп салынган, быел тагын 12 мәктәп сафка басачак, 704 мәктәп ремонтланган. Шул ук елларда 203 балалар бакчасы төзелгән, быел тагын 8 яңа бакча ачылачак, 173 бакчага ремонт ясалган, быел алар янына тагын 94 бакча өстәләчәк», - дип билгеләп узды Разил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, ел саен дистәләгән мәктәпләр, балалар бакчалары төзелсә һәм ремонтланса да, балаларның чама белән ун проценты әлегә икенче сменада укый. Бакчага чират көтеп утыручы меңләгән әниләр эшкә чыга алмыйча өйдә утырырга мәҗбүр. «Билгеле, бу мәсьәләләрне бер елда гына хәл итеп булмый, әлеге дә баягы сәбәп – акча җитми. Әйе, соңгы елларда мәгариф системасына, балалар бакчаларына игътибар бермә-бер артты. Моның өчен Президентыбызга, хөкүмәткә зур рәхмәт! Әмма, кемдер әйтмешли, яхшылыкның, камиллекнең чиге юк», - ди ул.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев