Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рэпер-җырчы Тимати бизнесын киңәйтә

Кара бургерлар белән дан казанган рэпер Тимати ашау белән генә чикләнмәячәк! Хәзер инде ул Stars Mobile дигән шәхси элемтә операторын ачарга җыена. Black Star компанияләр төркеме һәм аның җитәкчесе Тимати мобиль элемтә операторын булдыра. Аның белән бергә интернет-банкинг, кэшбэк программасы да булачак. + Әлеге хезмәтләрнең барысы да бер мобиль кушымта...

Кара бургерлар белән дан казанган рэпер Тимати ашау белән генә чикләнмәячәк! Хәзер инде ул Stars Mobile дигән шәхси элемтә операторын ачарга җыена. Black Star компанияләр төркеме һәм аның җитәкчесе Тимати мобиль элемтә операторын булдыра. Аның белән бергә интернет-банкинг, кэшбэк программасы да булачак. +

Әлеге хезмәтләрнең барысы да бер мобиль кушымта аша эшләячәк, әле Stars Mobile дигән виртуаль мобиль операторын ачып җибәрү өчен «Теле2», «МТС», «Вымпелком», МегаФон» ширкәтләре белән сөйләшүләр бара икән. Яңа элемтә операторын кемнәр кулланыр соң? Әлегә ул 16-24 яшьлекләрдә популяр булыр дип уйлыйлар.

P.S. Җырчы Тиматиның татар икәнлеген беләсездер инде!:) Аның чын исеме - Тимур Илдар улы Юнысов. Татар язучысы, публицист Миргазиян Юныс белән икесен туганлык җепләре дә бәйли.

http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев