Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә Казанда Татарстан Президенты Кубогына ат чабышлары узачак

ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына узышлар һәм ат чабышлары 13.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

30 августта, Республика көнендә, Татарстан башкаласының «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе бүләгенә традицион чабышлар оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.

«Быел 16 чабыш уздыру планлаштырыла, шул исәптән Татарстан Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына. Шулай ук гарәп чабышкылары да ярышачак. Программа концерт номерлары белән үрелеп барачак, призлар уйнатылачак», – дип билгеләп үтте ул.

Ат спорты бәйрәме 13.30 сәгатьтә башлана. Ат чабышлары арасында оештырылган концерт программасында Татарстан артистлары катнашачак. Биредә бәйрәм чаралары 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев