Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер

ТФБ-финанс кертемчеләренә түләүләр турындагы карар ТР Хөкүмәте һәм прокуратура белән килештереләчәк.

Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер. Фондның рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Әгәр без ТФБ-финанс кертемчеләре таләпләренең бер өлешен генә канәгатьләндерсәк тә, уртача алганда бер кешегә 1 миллион 260 мең сум туры килә. Әлегә без бу төркемгә мөнәсәбәтле карар кабул итмәдек. Алар 1,7 меңгә якын кеше. Фондның аларга әлеге сумманы түләргә хәленнән килә», - дип искәртте Нуретдинов.

Аның сүзләренчә, ТФБ-финанс кертемчеләренә түләүләр турындагы карар әлегә кабул ителмәгән. Ул ТР Хөкүмәте һәм прокуратура белән килештереләчәк.

«ТФБ-финанстан тыш, бездә өченче чираттагы физик затлар да бар. 328 кешегә 103 миллион сум түләргә кирәк. Алар әле 1,4 миллион сум күләмендә иминият акчасын да, гомумән, бер нәрсә дә алмаган», - диде фонд рәисе.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев