Республиканың сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли
Казан халкы ярминкәләрдән карабодай, куертылган сөт һәм яшелчәләр сатып ала.
Казанда бүген сайлау участоклары янында 242 сәүдә ноктасы ачылды, анда азык-төлек һәм көнкүреш химиясе алып була, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
“Халык сайлау участокларына бәйрәмгә килгән кебек килә: кемдер өчен зур, кемдер өчен кечкенә бәйрәм. Кешеләр сайлау участокларында камыр ризыклары, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең ярминкә бәясеннән сатылуына күнеккән. Апельсин 59 сумнан, карабодайның 900 граммы 17 сумнан, “Майский” совхозы кыярларын алалар, шулай ук дөге һәм куертылган сөт тә яхшы сатыла”, - диде Казан дәүләт мәдәният институтында урнашкан 283нче сайлау участогындагы сатучы. Җилле көн булуга карамастан, сәүдә урамда да бара.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш биргән 42нче сайлау участогындагы ярминкәдә дә икмәк-күмәч продукциясе ассортименты зур.
Казанның сайлау участокларында 132 тонна ит (кош, сыер, күркә), 81 тонна сөт, 50 тонна май, 78 тонна шикәр комы, 35 тонна он, 157 тонна ярма, 44 тонна бәрәңге, 270 тонна яшелчә, 19 тонна макарон эшләнмәләре сату планлаштырыла, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Ярминкәләр Казаннан читтә дә оештырылган.
Фото: Динара Прокопьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев