Резедә Шәрәфиева ирен ни белән сыйлый?
Бүгенге мастер-классыбызның хуҗабикәсе - Татарстанның халык артисты Резеда ШӘРӘФИЕВА. Җиңел кулдан гына лазанья пешерергә өйрәтәчәк ул безне. Татар эстрадасына куе бәрхет тавышы, искиткеч күлмәкләре, эшләпәләре белән килеп керде ул. Иң матур киенүче җырчы диделәр аның турында. Шулай булмыйча соң, үзе теккән күлмәкләр иде бит алар. Рәссам-бизәүче белгечлеге менә кайчан кирәк...
Бүгенге мастер-классыбызның хуҗабикәсе - Татарстанның халык артисты Резеда ШӘРӘФИЕВА.
Җиңел кулдан гына лазанья пешерергә өйрәтәчәк ул безне. Татар эстрадасына куе бәрхет тавышы, искиткеч күлмәкләре, эшләпәләре белән килеп керде ул. Иң матур киенүче җырчы диделәр аның турында. Шулай булмыйча соң, үзе теккән күлмәкләр иде бит алар. Рәссам-бизәүче белгечлеге менә кайчан кирәк ул! Тегәргә әнисеннән өйрәнсә, җырга хирыслыгы - әтисеннән. Аның гармунда уйнап җырлаганын авылдашлары хәтерли әле. Әтисенең хыялларын кызы чынга ашыра менә. Гастрольдән кайтып кергәнен чак туры китердек. Аш-суга да оста икән җырчыбыз. Ул тәкъдим иткән ризыкны бергәләп әзерлик әле!
Кирәк:
- 400 г фарш;
- 2 баш суган;
- 1 кишер;
- 2 аш кашыгы томат пастасы;
- 400 мл кайнаган су;
- 4 аш кашыгы үсемлек мае;
- тоз-борыч, дәфнә яфрагы;
- 200 г каты сыр;
- 0,5 кг лазанья өчен махсус токмач
Соус өчен:
- 50 г акмай;
- 50 г он;
- 900 мл сөт.
Эш барышы:
- Суганны турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Ул алтынсу төскә кергәч, кишер уып салабыз. Икесен бергә болгата-болгата кыздырабыз. Кишер йомшаргач, фаршны кушабыз. Бераздан томат пастасы салабыз, тоз-борыч сибәбез. Кайнаган су салып, сүрән генә утта пешерүне дәвам итәбез.
- Ул пешкән арада соус ясыйк.
Калын төпле кәстрүлдә акмай эретәбез, шуңа аз-азлап кына он кушабыз. Төерләре калмаслык итеп туглагач, сөт өстибез, тоз сибәбез. Сөт кайнап чыккач, тагын бер кат яхшылап туглыйбыз һәм уттан алабыз.
- Турыпочмаклы табаның төбен майлап, юка гына итеп соус ягабыз. Аның өстенә фаршны салабыз, кашык белән тигезлибез. Фаршны күп салырга кирәкми, юка гына булсын. Фарш өстенә уылган сыр сибәбез.
Сыр өстенә бер кат токмач тезеп чыгабыз.
- Токмач өстенә мул итеп кабат соус ягабыз. Бу юлы инде соус күп булырга, токмачны тулысынча капларга тиеш. Югыйсә токмачның пешмәве ихтимал. Соустан соң тагын ит һәм сыр катламнары салына. Аннан соң тагын токмач тезелә. Шул рәвешле берничә кат хасил була. Без, мәсәлән, токмачны дүрт кат тездек. Иң өскә - соус, аның өстенә - ит, ит өстенә сыр уып, лазаньяны 180-200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.
Ул 30-40 минуттан әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев