Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резюмеларда яңа графа барлыкка киләчәк

Эшкә урнашканда, Россия халкы волонтерлык тәҗрибәсе турында да хәбәр итә алачак.

Россиядә яшәүчеләр 2020 елда резюме урнаштырганда үзләренең волонтерлык тәҗрибәсе турында да хәбәр итә алачак. Һәм резюмеда тиешле билге барлыкка киләчәк. Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе Денис Васильевка сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

“Волонтерлык тәҗрибәсе бик мөһим һәм эш эзләүченең характерының ныклы үзенчәлеге булып тора”, - диде Васильев.

Басма хәбәр иткәнчә, хөкүмәт 2025 елга кадәр Волонтерлыкны үстерү концепциясен тормышка ашыру планын раслаган. Ул “Добровольцы России” волонтерлыгын үстерү өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын «Общероссийская база вакансий "Работа в России" мәгълүмати-аналитик системасы белән интеграцияләүне күздә тота. Бу эшкә урнашканда волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсен исәпкә алу өчен эшләнә.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев