Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Россиядә ипи бәясе артмаячак

Ведомство алга таба бәяләр сизелерлек артмас дип көтә, моңа арзанлы чимал да, дәүләт ярдәме чаралары да булышлык итәчәк.

Россиядә җитештерүчеләр тарафыннан икмәккә куелган бәя тотрыклы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән яза.

«Соңгы бер елда бодай оныннан пешерелгән ипине сату бәясе – 4,6, арыш катыш бодай оныннан пешерелгәне 5,9 процентка артты, бу инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл», - диелә хәбәрдә.

Ведомство алга таба бәяләр сизелерлек артмас дип көтә, моңа арзанлы чимал да, дәүләт ярдәме чаралары да булышлык итәчәк. Әйтик, таможня-тариф нигезендә көйләү нәтиҗәсендә 3нче классы бодайны күпләп сату бәясе ел башыннан – 7,2, 4нче класслы бодайныкы 5,9 процентка арткан.

Җитештерүчеләр тарафыннан арышка куелган бәя 9,6 процентка кимегән. Моннан тыш, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта бодай онының хакы ел башындагы бәягә караганда 4,6 процентка кимрәк. 

Фото: ru.freepik.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев