Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен 19:00 онлайн карап булачак

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә. Кичә Камал театрының Зур сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башланып китә.

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев.

 

Мәгълүмат өчен. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
1989 - 2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе; CССРның Дәүләт бүләге лауреаты; М.Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты; “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев