Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәркем үз фәрештәсен тапсын иде...

...Авырыйм. Муеныма, яхшы итеп, йон шәл урап куйдылар. Берәр сәгать чамасы түзеп яттым да, сүтеп, кәнәфигә аттым. Булмый инде миннән... Кычыттыра, уңайсыз; җитмәсә, исе башка каба... Булмый. Кыйммәтле шәл, беркемгә кирәкмәгән үксез бозау кебек, моңаеп, кәнәфидә бөгәрләнеп калды... Берзаманны ишетәм: Мыр-мыр исемле песиебез, трактор тавышлары чыгарып, бигрәк каты мыраулый башлады....

...Авырыйм. Муеныма, яхшы итеп, йон шәл урап куйдылар. Берәр сәгать чамасы түзеп яттым да, сүтеп, кәнәфигә аттым. Булмый инде миннән... Кычыттыра, уңайсыз; җитмәсә, исе башка каба... Булмый. Кыйммәтле шәл, беркемгә кирәкмәгән үксез бозау кебек, моңаеп, кәнәфидә бөгәрләнеп калды...
Берзаманны ишетәм: Мыр-мыр исемле песиебез, трактор тавышлары чыгарып, бигрәк каты мыраулый башлады. Башны күтәреп карасам, мин бөгәрләп аткан йомшак шәлне Мыр-мыр тәпиләре белән тагы да йомшартып, кирәк урында кытыршы теле белән ялап, кирәк урында борыны белән төрткәләп, үзенә уңайлады; кадерләп кенә, өстенә менеп ятты. Күзләрендә − дөнья рәхәте...

...Без дә шулай: күңелгә ятмаганнарны читкә тибәрәбез. Ә кемдер өчен бу кеше фәрештәгә тиң зат... Аның янәшәсендә булу да тирә-якка ямь өсти, яшәешне мәгънәле итә...

Һәркем үз фәрештәсен тапсын иде...

Халисә Ширмән

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев